Дәртле рус җырларыннан хәтта күзләргә яшьләр килде. Үзешчәннәр шулкадәр бирелеп җырлый, аяклар үзләреннән-үзләре тыпырдый... Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин гармуны белән килгән. Ул бирелеп уйный, “Агыл җырым” ансамбле үзешчәннәре җырлый. Күңелле!
Ул ара да булмый “Аллегро” биючеләре мәйданга сибелә. Җитәкчеләре Аида Ондрина да шунда. Алар дәртле биюләре белән күңелләрне тагын да күтәреп җибәрә. Аллы-гөлле костюмнардан күңелне күрүче шаяннар да халык арасында.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре дә биредә. 4нче, 8нче, 9нчы, 10нчы бакча тәрбиячеләре тулы бер программа әзерләгән. Ә алар белә ничек итеп балаларның, олыларның күңелен күрәсен! Агач атка атланып та чаптылар, туп күтәреп тә йөгерделәр...
Пылау да өлгерде, коймаклар да табынга чыкты. Сый-нигъмәт бар кешегә дә җитте. Милли киемнәрдән үзешчәннәр җырлап-биеп тора. Шундый матур бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт. Бәйрәмне район Мәдәният йорты хезмәткәре, Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсенең Арча бүлеге җитәкчесе Лариса Васильева алып барды. Бәйрәм-йола шәхсән минем үземә бик ошады. Үзешчәннәр, афәрин! Безгә, оялу-кыенсынулардан арынып, рәхәтләнеп бәйрәм итәргә өйрәнәсе бар әле.
Ә читтә моңаеп хатын-кыз карачкысы басып тора. Ул үзенә тормышта бөтен әшәкелекләрне җыйган образ. Чистарыну безнең халыкка хас матур бер гадәт-йола. Карачкы ялкынланып яна башлады. Бу күренеш ямьсез күренешләрдән арынып, кыш белән хушлашу, яктылыкны – язны каршылау иде. Русларның, керәшеннәрнең Май чабу бәйрәменең мәгънәсе дә шул иде. Май чабу элек-электән табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Ил-көннәребез тыныч, үзебез исән-сау булыйк! Җир анабыз юмарт, табыннарыбыз мул булсын!
Хуш, сау бул Кыш, исәнме Яз!
Румия Саттарова