Дөрес, бу яңалык түгел, элек гел карда уйнаганнар. Әмма бүгенге шартларда яңалык. Соңгы вакытта кышын футболны бина эчендә, спорт залларында уйныйлар, ә инде җәйгә таба җирләр кипкәч кенә урамда туп тибә башлыйлар.
Үткән шимбәдә Арча стадионында булды ул. Лесхоз, Мирҗәм, Арчаның Шәрык территория җәмәгатьчелек үзидарәсе (рәисе Ринат Сафин), Арчаның Көньяк территория җәмәгатьчелек үзидарәсе (Лилия Гәрәева) командалары уйнады. Очрашырга дигән идея белән Лесхоз командасы чыккан.
Җепшек кар өстендә кроссовкалар белән, манма суга батып, футбол уйнадылар. Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев уеннарны алып барды. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов та шунда иде.
Уеннар күңелле барды. Арчаның Шәрык территория җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Ринат Сафин ике чиләк коймак пешертеп алып килгән. Кайнар чәй, коймак белән сыйландылар.
Ярышта 1нче урынны Мирҗәм командасы яулады. 3нче урынны “Шәрык” командасы алгач, алар Лесхоз командасы белән 1, 2нче урыннар өчен уйнадылар. Нәтиҗәләр тигез булды. Берәүнең дә бирешәсе килмәде. Соңыннан чиратлап көндәшләре капкасына туп типтеләр (пенальти). Мирҗәм командасыннан Наил Сибагатуллин гол керткәч, мирҗәмнәр сөенечтән һавага сикерде. Кубок аларга эләкте.
– Карда уйнавы кыен булдымы? – дип сорыйм.
– Без көн саен карда футбол уйныйбыз, – дип җавап бирде мирҗәмнәр.
Румия Саттарова