Әлеге хәбәр килеп ирешкәч тә, төзүче ханым белән бер күреп сөйләшәсе иде дигән теләк баш калкытты. Тик Татьяна Викторовнаның буш вакытын туры китерү җайлы булмады: я каядыр төзелеш объектын карарга киткән, я белемен күтәрүдә булды ул.
Ике атнадан артык вакыт узгач кына очрашуга ирештек. Аптырый торган түгел, ул Арча гына түгел, Балтач, Әтнә, Биектау районнарындагы төзелеш объектлары өчен дә җаваплы.
Татьяна Орлова арчаларга яхшы таныш, озак еллар район өчен хезмәт куйган, ПМК-16, УРСЖ оешмаларында эшләгән, Татарстанның атказанган хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Виктор Григорьевич Ваникевич һәм озак еллар юл идарәсендә, соңрак районның капиталь төзелеш бүлегендә эшләгән Людмила Юрьевна кызы ул. Тамырлары төзелеш өлкәсен үз иткән, булдыклы династиянең дәвамчысы. Әтисенең апасы, шулай ук капиталь төзелеш бүлегендә озак еллар хезмәт куйган Надежда Калуеваны районда белмәүчеләр сирәктер. Төзүче һөнәре ияләре бертуганнарын, туганнан туганнарын саный китсәң...
Кечкенәдән шул һөнәр йогынтысында үскән кызның да ир-егетләргә хас әлеге һөнәрне сайлавы гаҗәп түгел. “Мәктәптә сызым, рәсем дәресләрен ярата идем. Өлкән сыйныфларда сызым фәнен укый башлагач, төзүчеләр әзерли торган институтка барачагымны аңладым”, — ди ул. Ә 1984 елда Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган кыз, сайлаган һөнәренә хилафлык китерми, гомере буена тугры кала.
Төзүчелек хезмәте исә буыннар буйлап дәвам итә. Бүгенге көндә Татьяна Викторовнаның кызлары Александра, Анна, Антонина, өчесе дә төзүчелек өлкәсендә хезмәт куя. Ә Татьяна Орлова Төньяк-Көнбатыш территориаль органының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе консультанты. Әлеге дәрәҗәгә күтәрелгәнче төрле хезмәт баскычлары буйлап уза ул. Югары белемле белгеч хезмәт юлын Казандагы 2нче “Стройтрест”та башлый, шул елларда Казандагы авиация заводы объектларын төзүдә катнаша. Язмыш юллары Арчага яшәргә алып кайткач, төзелеш тармагы буенча әйдәп баручы белгеч буларак тәҗрибә туплый. Бүгенге көндә ул республиканың төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш кертеп яши. 30 ел дәвамында җыйган хезмәт тәҗрибәсе төрле очракларда чишелеш табарга ярдәм итә, киңәшләре әле тәҗрибә тупламаган яшь буын өчен бәһасез. Хезмәттәшләре аны, “Куйган максатына ирешә торган, көчле рухлы кеше, артыгы белән җаваплы”, – дип бәяли. Татьяна Орлова яшь буынның да көчле булуын тели. “Тормышта үзе юл ярып уңышка ирешкәннәрне яратам, җиңә алмаслык киртәләр юк. Тормыштан нәрсә алырга телисең, шуны максат итеп, алга барырга кирәк. Шул очракта, хыялыңны чынга ашырырга тирә-юнең дә ярдәмгә килер һәм бәхетле булырсың”, — ди.
Бүгенге заманның алыштыргысыз бер өлеше булган компьютер технологияләрендә киң колач белән йөзүе, гел камилләшүдә, яңалык үзләштерүдә булуы аңа хезмәт юлында уңышларга ирешергә ярдәм итә. “Мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Һәр нәрсәне җентекләп, җаваплылык белән башкарырга тырышам”. Бу ихлас сүзләр намуслы хезмәт иясенең күңел хисләре.
8 март бәйрәменә аларга балалары, якыннары җыелачак. Татьяна һәм Владимир Орловларның гаилә җылысы балаларны, оныкны гына түгел, туган-тумачаны да магнит сыман шушы йортка дәшә.
Розалия Зиннәтова