ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Казанда, районнарда күп төрле чаралар оештырыла.

2020 елның 6 марты, җомга

“ТАССРның 100 еллыгы” флагы “сәяхәте” Казаннан башланып китте һәм татарлар яшәгән төбәкләр буйлап хәрәкәтен дәвам итте. Хәзер чират республика районнарына. Безнең район газетасы үзенең сайтында истәлекле дата уңаеннан “ТАССРга – 100 шәхес” дигән исем астында шул елларда республикабыз үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында мәгълүматлар биреп барачак.

“ТАССРның 100 еллыгы” дигән символ белән оешмаларга сертификатлар бирү башланып китте. Беренче булып безнең районда ул “Арча сыр ясау заводы”на тапшырылды. Хәзер завод үзенең продукциясен шундый эмблема белән чыгарачак.

Әлеге завод “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте янында барлыкка килде. Үзенчәлеге шунда – биредә 100 процент табигый продукт кына җитештерелә. Бернинди кушылмаларсыз. Хәтта сыр ясаганда махсус тукландырылган терлекләр сөте генә кулланыла. Составында химия юк, сөтне алыштыручы продуктлар да файдаланылмый. Шулай ук биредә яңа гына сепарат аша чыгарылган сөт өстен язып, тәмләткечләрсез майлылыгы 82 процентлы май да, сөт өсте, табигый эремчек тә ясала.

Заводның эшли башлавына әле күп тә түгел, әмма шул вакыт эчендә аның продуктларын үзебездә генә түгел, Казанда, Россиянең башка шәһәрләрендә дә яратып ала башладылар. Күпләп алучы сәүдә оешмалары белән дә эш итәләр.  “ТАССРның 100 еллыгы” дигән эмблема белән киткән  “Арча сыр ясау заводы” продуктлары киләчәктә тагын да зуррак кулланыш табар, дип ышанабыз.

 

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International