Арча Мәдәният йортында хатын-кызлар көне уңаеннан тантаналы чара булды.

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Анда район үзешчәннәре белән бергә “Ел хатын-кызы” район бәйгесенең зона ярышында катнашкан Халидә Фәйзрахманова һәм аерым номинацияләрдә җиңү яулаган Зөлфия Кочурова, Равилә Фәхретдинова үз программаларын тәкъдим итте.

Фойеда зур күргәзмә оештырылган иде. Анда “Казан арты” тарих-этнография музее сугыш елларында тылда эшләгән хатын-кызларыбыз, балалар, гомумән, хезмәткә яраклы бөтен кеше тормышын чагылдырган тарихи фотоларны куйган.

Әйе, безнең өлкәннәребез ул чорда алны-ялны белми җиңү өчен дип тырышкан. Менә шушы матур, мул тормышта яшәвебез белән без аларга да рәхмәтле. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев шул елларда күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен Галия Әхмәтҗанова, Ясминә Кашапова, Венера Нуриева, Рауза Нурисламова, Данил Гыйльмуллин, Ләлә Солтановага Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.

Алкышлар астында сәхнәгә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләгән Айгөл Габделхакова, Алсу Галиуллина да чакырылды. Мөмкинлекләре чикле дүрт баланы тәрбиягә алып үстерүче Лилия Хәйретдиновага аеруча хөрмәт күрсәтелде. Айгөл Ногмановага “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды.

Шулай ук бу көнне үзенең тәмле тортлары белән таныш шәхси эшмәкәрләр асыл затларыбыз Рәзинә Гарифуллина һәм Энҗе Сәлимҗанова “ТАССРның 100 еллыгы” уңаеннан махсус сертификатларга ия булды. Хәзер аларның продукцияләре дә шундый эмблема астында чыгачак.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International