Быел да конкурста катнашу өчен Арчаның сәнгать мәктәбендә, Укучылар сараенда белем алучы укучылар бар сәләтләрен эшкә җигеп, ә укытучылар аларны бар көчләрен куеп әзерләгән. Ел саен традициягә әйләнгәнчә, бәйгедә катнашучыларның концерты район тамашачысына да тәкъдим ителә. Быел да 4 март көнне яшь талантларның җыр-моңыннан, биюләрдән Арча Мәдәният йорты сәхнәсе гөрләп торды. Концерттан кергән акчалар район җирендә яшәүче, сәламәтлеге чикле булган балаларга тапшырылачак.