5 марттан 8енә кадәр Түбән Камада мини баскетбол буенча республика фестивале узды.

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Ярышларга “Арча” спорт мәктәбенең кызлар командасы аеруча тырышып әзерләнде, чөнки элеккеге яраткан тренерлары, Җәүдәт Абдулла улы команданың призлы урын алуын бик теләгән иде. Һәм кызлар аның хыялын тормышка ашырды. Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, команда снайперлар конкурсында – 3нче, стритбол буенча – 2нче, эстафета конкурсында – 4нче, 5кә 5 баскетбол буенча 3нче урын алды һәм гомуми исәп буенча фестивальдә 3нче урынга лаек булдылар. Кызларның бронза медаль ияләре булуында тренер Илсур Фәсхетдиновның тырышлыгы зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International