Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табибы Сәгъдиева Роза Хәйретдин кызы, урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 70 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны Гатауллин Рафикъ Гатаулла улы, спорттагы югары күрсәткечләре, 2009 елда туганнар командалары арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалында призлы беренче урын алулары өчен “Арча Арена” спорт мәктәбенең “Ястребы” хоккей командасы тренеры Гәрәев Артур Илдар улы, “Арча Арена” спорт мәктәбенең
“Ястребы” командасы хоккейчылары Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары Эмиль Әкбәров, Илсаф Бәдриев, Марат Гарифҗанов, Данил Галләмов, Азат Калачов, Камил Мөбарәков, Тимерхан Мостафин, Аяз Сабиров, Нияз Сафиуллин, Ислам Сөләйманов, Рушан Сөнгатуллин, Ранил Хәбибуллин, Казанның 135нче мәктәбе укучысы Ридван Бәдретдинов, Казан шәһәренең 8нче гимназиясе укучысы Тамерлан Гарипов, Балтач районының Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучысы Нариман Исхаков, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 146нчы лицей укучысы Камил Төхвәтуллин муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.