“Арча” спорт комплексында 2009–2010 елгы малайларның футбол ярышы булды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

5 команда уйнады. Теләчедән 2 команда, Арчадан – 3.

Безнекеләр көчлерәк булып чыкты. Тренер Ирек Мифтахов командасы җиңде. Тренер Иван Мосунов быелгы уку елында гына эшли. Аларның уңышлары алда әле. Малайлар чын күңелдән бирелеп уйнады. Капкага туп керсә, капкада торган малайның күзләренә яшь килде. Ә андыйларда өмет бар. Шәп капкачы чыгачак алардан! Сөенечле күз яшьләре алда әле!

Румия Гарифжанова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International