Традиция буенча вакытлы матбугатка язылу кампаниясе алдыннан почта бүлекчәләре арасында бәйге оештырыла. Район газетасына кем күпме яздыра?
2020 елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре”нә яздыру буенча да бәйге игълан ителгән иде. Шарты буенча ул сан узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда ким булмаска һәм хуҗалыклар санына карата үсеш күренеп торырга тиеш.
Нәтиҗәләре буенча Носы почта бүлекчәсе иң югары күрсәткечләргә иреште. Биредә 2019 елның беренче яртыеллыгында 59 кешене район газетасына яздырган булсалар, 2020 елның беренче яртыеллыгында ул сан 70кә җиткән (118,6 процент). Хуҗалыклар саны – 175, шуларның 40 проценты “Арча хәбәрләре” газетасын алдыра дигән сүз.
5 мартта район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин барлык почта хезмәткәрләрен якынлашып килүче хатын-кызлар бәйрәме белән тәб- рикләде, Носы почта бүлекчәсе җитәкчесе Сәрия Мортазинага бүләк тапшырды һәм аңа, әлеге почта бүлекчәсендә эшләгән хат ташучыларга рәхмәтен белдерде, хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Мондый бәйге шундый ук шартларда 2020 елның икенче яртыеллыгына район газетасына яздыру нәтиҗәләре буенча да уздырылачак.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА