Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Түләүләр турында
2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Түләүләр турында
Соңгы вакытта Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегенә гражданнардан һәлак булган хәрби хезмәткәрләрне күмү урынына бару һәм кайту, һәлак булган (үлгән) Ватан сакчыларын күмү һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү чыгымнарын түләү, килгән зыян өчен айлык түләүләр буенча мөрәҗәгатьләр күп килә.
1998 елның 27 мартындагы “Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турында”гы 76 номерлы Федераль законның 20нче маддәсенең 2нче пункт астының 7нче яңа юлында каралганча, хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта аның гаилә әгъзалары (өч кешедән артык түгел) һәм туганнары күмү урынына теләсә кайсы транспорт белән (таксидан тыш) бушлай барырга һәм кайтырга хокуклы. Хәрби хезмәткәрнең әгъзаларына ире яки хатыны, балигъ булмаган балалары, 18 яшькә җиткәнче инвалид булган 18 яшьтән өлкән балалары, гомуми белем учреждениеләрендә уку йортына йөреп укучы 23 яшькә кадәрге балалары, хәрби хезмәткәр тәрбиясендә булган кешеләр керә.
“Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турында”гы Федераль закон 1993 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде, һәм ул шушы датадан соң килеп чыккан хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Шулай итеп, социаль гарантиянең әлеге төре һәлак булган Россия армиясе хәрби хезмәткәрләренә карата гына кулланыла, бу Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның гаиләләренә каралмаган.
Һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләр, хәрби хезмәт һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары каберләренә һәйкәлләр әзерләү һәм урнаштыру чыгымнарын түләү мәсьәләсенә килгәндә, 1990 елның июленнән соңгы чорда һәлак булган (үлгән) Ватан сакчылары каберләренә һәйкәл ясау һәм урнаштыру чыгымнарына дәүләт гарантиясе билгеләнде. Шулай ук раслаучы тиешле документлар булганда Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән нормаларда йола хезмәтенә киткән чыгымнар да түләнә.
2011 елның 7 ноябрендә “Хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләүләр һәм аларга аерым түләүләр бирү турында”гы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, 2012 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткәрләргә, хәрби җыеннарга чакырылган гражданнарга хәрби хезмәт (җыен) үтү чорында яки хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң хәрби яра алуга бәйле рәвештә инвалидлык билгеләнгәндә аның сәламәтлегенә китерелгән зыян өчен айлык акчалата түләү бирелә. Мондый түләү шундый ук түләүне башка Федераль закон яки Россия Федерациясенең хокук актлары буенча алучыларга бирелми. Хәрби хезмәткәр хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганда (үлгәндә) яки хәрби яралану нәтиҗәсендә үлгәндә 1нче төркем инвалид өчен айлык билгеләнгән акча суммасын гаилә әгъзалары санына (һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрне дә кертеп) бүлеп исәпләнгән күләмдә гаилә әгъзасына акча түләнә. Законда шулай ук хәрби яралану нәтиҗәсендә инвалид булган кеше үлгәндә гаиләнең һәр әгъзасына шул төркемдәге инвалид өчен билгеләгән айлык сумманы гаиләнең һәр әгъзасына (үлгән, һәлак булган инвалидны да кертеп) бүлү юлы белән исәпләнгән күләмдә акча түләү каралган.
Алмаз БОРҺАНОВ,
ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз