Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яшүсмерләргә сатсаң –штраф түлә
2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Яшүсмерләргә сатсаң –штраф түлә
20 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сату белән бәйле административ хокук бозулар һәм җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү максатыннан чаралар үткәрелде.
Аларда балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы, капитан Алсу Һидиятуллина, инспекторлары, өлкән сержант Гөлнар Галимова, капитан Йолдыз Гарипова һәм участок инспекторлары катнашты. Бу көннәрдә шәһәр, авыл кибетләренә рейдлар оештырылды, мәктәп яшендәгеләргә (18 яшькә кадәр) аракы сату-сатмау очраклары ачыкланды.
— Бу эшне без ел дәвамында алып барабыз, — ди Алсу Айдаровна. — Ел башыннан балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сату белән бәйле административ хокук бозган 22 очрак теркәлде, кибетчеләргә штраф салынды. Штрафның күләме 3000 сумнан башлап иде. 24 ноябрьдән штраф күләмнәре бик нык артты. Хәзер кибетчеләргә балигъ булмаган яшүсмерләргә алкоголь продукциясе саткан өчен Кодексның 2.1 бүлеге 14.16 маддәсе нигезендә 30000нән 50000 сумга кадәр, вазифаи затларга 100000нән 200000 сумга (элек 10000–20000 сум иде), юридик затларга 300000нән 500000 сумга кадәр (элек 80000–100000 сум иде) штраф карала.
20–30 ноябрьдә үткәрелгән чара вакытында да мондый очраклар теркәлгән. Арча кибетләренең берсендә кибетче 16 яшьлек яшүсмерләргә сыра сатуда тотылган. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсе 2.1 пункты нигезендә аңа беркетмә төзелгән.
Төбәк-Чокырчада 15 яшьлек яшүсмер 18, 20 яшьлек туганнары белән сыра эчкәндә тотылган. Балигъ булмаган яшүсмерне спиртлы эчемлек куллануга тарт-кан өчен кодексның 6.10 маддәсе 1 бүлеге нигезендә 2 егет һәм кызга, 20.22 маддә нигезендә яшүсмернең әнисенә (чөнки беркетмәне аның үзенә 16 яшьтән соң гына төзергә була) беркетмә языла.
— Спиртлы эчемлекләр генә түгел, 18 яшькәчә егетләр һәм кызларга тәмәке дә сатылырга рөхсәт ителми, — ди Алсу Һидиятуллина. — Кайбер кибетләрдә хәтта бу хакта аңлатып белдерүләр дә эленеп куелмаган.
Эчке эшләр бүлегенең балигь булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары һәм участок инспекторлары кичләрен клубларга да даими рейдлар ясыйлар. Түбән Атыда рейд өлкән участок инспекторы, майор Илнар Зөбәеров катнашында үткән. Мәктәптә укучы 15 яшьлек 2 кыз тотылган. Лесхозда аңарчы 16 яшьлек 4 егет алар “кулына эләккән”. Әлбәттә, инде төннәрен урамда йөрергә яратучы яшүсмерләр җәзасыз калмаган, тик, кызганыч, беркетмә үзләренә түгел, ә әниләренә төзелгән.
— Закон нигезендә кышкы вакытта 18 яшькәчә егетләр һәм кызларга 22 сәгатьтән соң урамда йөрү рөхсәт ителми, — ди Алсу Айдаровна. — Тик бер генә клуб, мәдәният йортында да бу хакта белдерү дә, законнан өземтә дә юк. Клуб мөдирләре, укытучылар, ата-аналар тарафыннан бу законның үтәлеше контрольдә торырга тиеш. Без барыбыз да алар язмышы өчен җаваплы.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз