Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бар өмет — яшь буында
2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Бар өмет — яшь буында
Ришвәтчелекнең начар гамәл, Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ икәнлеген белсәк тә, аннан котылу әмәле һич күренми. Коррупция гасырдан гасырга күчеп, артыбыздан куа килә. Заманалар үзгәрә барган саен ришвәтчелек тә заманчага әйләнә, яңача юллары барлыкка килә.
Ришвәтчелектә бер якны гына гаепләп булмый, әлбәттә, аны алучы да, бирүче дә бер үк дәрәҗәдә диярлек өлеш кертә. Әйтик, кайчак гади генә мәсьәләне дә хәл итеп булмый: төрле проблемалар “ярдәмендә” аяк чалулар барлыкка килә. Шуннан, ансат кына хәл ителмәячәген аңлаган бәндә ирексездән акча “төртергә” мәҗбүр була. Ә эш нәкъ менә шуннан гына торган икән, мәсьәлә шунда ук уңай якка хәл ителә дә куя. Үзегез гаепле, нигә ришвәт бирәсез, дип кешегә еш кына акыл өйрәтергә яратучылар, шуңа охшашлы проблемалар белән күзгә–күз очрашкач, ирексездән үзләре үк шул адымга барырга мәҗбүр була. Димәк, халык мәкалендәгечә, балык баштан чери булып чыга түгелме? Балаларны укырга керткәндә, дәрәҗәле эшкә урнашканда яисә башка очракларда ришвәт бирүләр инде күпләр өчен сер түгел, тик кайчак балаларын хәтта бакчага урнаштырганда да ришвәтсез котыла алмаган очраклар турында ишеткәләргә туры килә. Башка юлы булмагач, нишлисең...
Ришвәтчелектән котылу өчен безгә әле озак еллар көрәшергә туры киләчәк. Бар өмет яшь буында. Чөнки яшь буында кечкенәдән коррупциягә каршы тискәре караш тәрбияләмәсәң, нәтиҗәсе булмаячак. Яшьләргә шуны аңлатуны максат итеп, мәктәпләрдә, төрле уку йортларында чаралар үткәрелә. Арча педагогика көллиятендә дә студентлар белән түгәрәк өстәл артында замана афәтләренә каршы көрәшүгә бәйле сөйләшүләр еш булып тора. 3 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр узганы “Мин коррупциягә каршы” дип аталды. Аңа кадәр студентлар такмаклар, рифмалы әйтем, плакатлар, видеороликлар һәм “Тукай шәкертләре” дигән газетаның махсус номерын чыгару конкурсларында катнаштылар.
7 декабрьдә көллияттә “Без коррупциягә каршы” дигән темага “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Дамир Абдуллин, Арча районының иҗтимагый советы рәисе Ренат Һидиятов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәре Айнур Вәлиев, “Татарстан Республикасының яшьләр берлеге” региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Светлана Пермякова, “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең “ХХI гасыр яшьләре” клубыннан Миләүшә Шакирова катнаштылар.
Дамир Абдуллин коррупциягә каршы район комиссиясе эшчәнлеге белән таныштырды, коррупция очраклары билгеле булганда 3–25–33 номерлы “Ышаныч телефоны”на шалтыратырга кирәклеген әйтте.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә 1–3 курс студент-лары чакырылган иде. Алар үзләрен борчыган сорауларны гына биреп калмыйча, фикерләре белән дә уртаклашты, шулай ук катнашучылар тарафыннан бирелгән сорауларга да төпле җавап бирделәр. Ренат Һидиятов әлеге очрашуның педагогика көллиятендә узуын аеруча әһәмиятле дип белдерде. “Чөнки сез булачак укытучылар, үзегез эшли башлагач, яшь буынга уңай тәрбия биреп, балаларга коррупциянең тискәре йогынтысы турында аңлату сезнең бурычыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул студентларга. Ә сөйләшүне йомгаклаганда һәркем бертөрле нәтиҗәгә килде: көрәштә эшне үзебездән башларга, кыю булып, активлык күрсәтергә кирәк.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз