Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сагынып килдек сезгә без
2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Сагынып килдек сезгә без
Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае булып үтте.
Анда 800ләп делегат, 300дән артык кунак катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында корылтайны тарихи вакыйга, көтеп алынган бәйрәм дип атады. Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, һәркайда уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Татар халкының бердәмлеге — республика өчен ныклы таяныч.
Делегатлар милләтебезне саклап калу, бердәмлекне ныгыту юллары турында уртага салып сөйләштеләр, моңа ирешү юлларын билгеләделәр. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының яңа составы сайланды, аның рәисе булып яңадан Ринат Закиров калды. Конгрессның яңа башкарма комитеты составында Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров та бар.
9 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае делегатларының зур төркеме Арча районына килде. Район чигендә аларны ипи-тоз, якты йөз белән бик матур итеп каршы алдылар. Чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез бөтен татарны берләштерүче илаһи көчкә ия булган бөек Тукай ватанына килүләренә чиксез шат иде. Алар бу турыда үзләре дә кат-кат әйттеләр, балкыган йөзләре дә шул турыда сөйли иде.
— Бүген без сезнең белән һәммәбез өчен сөекле булган Тукай җирендә очрашуыбызга чиксез шатбыз, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Без барыбыз да бүген искиткеч, дулкынландыргыч минутлар кичерәбез. Без барыбыз да милләтебез, Тукаебыз, Татарстаныбыз булганга бәхетле.
Бер очрашу — үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмиләр. Чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен бигрәк тә. Еракта булсалар да, алар өчен Татарстан, Арча бик якын, кайберләренең нәсел җепләре, язмыш юллары районыбызга килеп тоташа. Ташкентта яшәүче Шамил Хәкимовның әти-әнисе Яңа Кенәр һәм Бәхтияр авылларыннан. “Узган гасырның 50нче елларында минем әти Арча МТСында директор булып эшләгән, әни мәктәп директоры булган”, — ди Эстониядә яшәүче Ратиб Камалов.
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә, район Мәдәният йортында узган очрашулар да кунаклар өчен истә калырлык булды. Көллият — башлангыч татар сыйныфлары өчен укытучылар әзерли торган бердәнбер уку йорты. Анда Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек булачак күренекле әдипләр белем алган. Бүген дә көллият яхшы белгечләр әзерләп чыгара. Кунаклар биредә күргәннәрдән бик канәгать калдылар, Сабантуй уеннарында, “Сөмбелә” бәйрәмендә үзләре дә рәхәтләнеп катнаштылар. Дөньяда бердәнбер булган “Әлифба” музеен тәэсирләнеп карадылар.
Район Мәдәният йортында күрсәтелгән никахлашу, килен каршылау йолалары алкышларга күмелде.
Бу көнне без Тукаебызның бөтен милләтебезне берләштереп торучы көчкә ия икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык. Кытайда яшәүче милләттәшебез Турсунтай Галиев Арча сәхнәсенә чыгып, нинди тәэсирле итеп Тукай шигырен сөйли! Үзбәкстаннан килгән милләттәшләребез һәр елны Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтүләрен әйтәләр. Арча җирендә алган тәэсирләр шулкадәр көчле — сүз алырга теләүче кунакларга хәтта чиратка басарга туры килә.
— Өлгермибез дип борчылмагыз, әле безнең очрашу Яңа Кырлайда да дәвам итәчәк, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров.
Алмас Әминович үзе дә сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк, милләтебез дип җан атып торган кеше. Бүген дә ул ерактагы милләттәшләребезне матур сөйләме, бөек Тукай шигырьләрен яхшы белүе белән сокландырды. Кунаклар белән аерым-аерым да, бергәләп тә җылы әңгәмә корды. Кунаклар үзләре белән бүләкләр, сувенирлар да алып килгән. “Төбәк хуҗаларының иң остасы, иң зыялысы, иң акыллыларыннан булган Алмас әфәндегә истәлек өчен” дип язганнар “Нәсел хатирәсе” дигән китапка Мари Республикасында яшәүче Рәйхана Гаязова, Фирзия Сабирҗанова.
Төркиядә яшәүче Бәхзат Акташ, Ятар Байтак, Казахстаннан Камил Муллашев, Самарадан Ильяс Шәкүров, Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе директоры Лемма Гыйрфанова һ.б. милләттәшләребез Тукай ватанының кунакчыллыгына, халкыбызның тырышлыгына соклануларын белдерделәр. Алар арасында Арчага инде берничә тапкыр килүчеләре бар. “Арча килгән саен матурлана!” — диде алар.
— Сезнең белән очрашу безгә дә алдагы эшләребез өчен яңа көч бирә, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров кунаклар белән саубуллашканда. — Ходай барыбызга да сәламәтлек бирсен, яңадан очрашырга язсын!
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз