Хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турында мәгълүматны электрон рәвештә формалаштыруга күчү буенча тәкъдимнәр

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Хәзерге вакытта хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турындагы мәгълүматны кәгазь хезмәт кенәгәләре урынына электрон рәвештә формалаштыруга күчү гамәлгә ашырыла башлады (2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы "Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне электрон рәвештә формалаштыру буенча Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон нигезендә).

2020 елдан башлап барлык эш бирүчеләр кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә тиеш. Әлеге таләп барлык эш бирүчеләргә – юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Шулай ук алар өчен РПФда яңа хисап барлыкка килде. Бланк СЗВ-ТД дип атала.

Кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон формага күчү акрынлап һәм берничә этапта башкарылачак.

2020 елда кәгазьдәге хезмәт кенәгәләре калачак, ләкин кәгазь вариант белән бергә электрон вариантны алып барырга кирәк булачак. Хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны бөтен җирдә дә электрон рәвештә алып барырга кирәк булачак.

Хезмәт эшчәнлеген 2021 елга кадәр башлаган хезмәткәрләрнең сайлау мөмкинлеге бар. 2020 елның 30 июненә кадәр барлык эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренә хезмәт кенәгәләре буенча үзгәрешләр турында хәбәр итәргә тиеш. Алга таба хезмәткәргә кәгазь хезмәт кенәгәсе кирәкме, әллә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматның электрон рәвештә алып барылуын телиме- 2020 елның 31 декабренә кадәр  уйларга вакыт бирелә. Бу көнгә хезмәткәрләр үзләренең нәрсәне сайлавы турында гариза язалар (кәгазь кенәгә яки электрон мәгълүмат).

2021 елда яки соңрак эшли башлаган гражданнарның хезмәт кенәгәләре бары тик электрон рәвештә генә рәсмиләштереләчәк.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, эш бирүчеләргә электрон хезмәт кенәгәләренә күчүгә әзерләнергә, хәбәрнамәләр эшләргә, шулай ук кәгазь хезмәт кенәгәләрендәге язмаларны тәртипкә китерергә кирәк. Проблемаларсыз гына электрон хезмәт базасына ничек күчәргә?

 

Электрон хезмәт кенәгәләренә күчкәндә, эш бирүченең хезмәткәрләргә карата гамәлләренең якынча алгоритмы

1. Хезмәткәрләргә электрон хезмәт кенәгәсенә күчү турында хәбәр итү.

2020 елның 30 июненә кадәр барлык эш бирүчеләр һәр хезмәткәргә хәбәр итәргә тиеш:

- хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны электрон рәвештә формалаштыруга бәйле хезмәт законнарындагы үзгәрешләр, ягъни хезмәт стажы турындагы мәгълүматларны хәзер РПФ электрон рәвештә саклаячагы турында;

- хезмәткәрләр Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66 статьясы нигезендә (әлеге Федераль закон редакциясендә) эш бирүченең  хезмәт кенәгәсен алып баруын дәвам итүен, ягъни кәгазь вариантын яки Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66.1 статьясы нигезендә хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрне электрон рәвештә алып баруын сайларга хокуклы. Хезмәткәр үз хокукын эш бирүчегә тиешле язма гариза бирү юлы белән тормышка ашыра.

Йөклелек һәм бала табу буенча ялда, 3 яшькә кадәр бала карау буенча, шулай ук хезмәт хакы сакланмаган ялда булган "де-факто" ларны да онытырга ярамый.

Граждан-хокукый шартнамә буенча эшләүче физик затларга яңа кагыйдәләр турында хәбәр итәргә кирәкми. Алар хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормый һәм хезмәт кенәгәләре алып барылмый.

Хәбәрнамәне ике нөсхәдә эшләргә кирәк. Бер нөсхәсе хезмәткәргә бирелә, ә икенчесе аның имзасы белән эш бирүчедә кала. Бу хезмәткәргә хәбәр итүне  раслау булачак. Хәбәр итү өчен электрон почта яки мессенджерлардан  файдаланырга мөмкин. Әмма хәбәр итү фактын теркәргә кирәк.

Әгәр хезмәткәр танышу фактын раслаудан баш тартса, хәбәрнамә шаһитлар каршында укыла һәм хезмәткәрнең танышу факты тиешле актта теркәлә.

2. Хезмәткәрләрдән гаризалар

2020 ел ахырына, ягъни 2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәр эш бирүчегә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66 статьясы нигезендә (439-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә) хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү турында ягъни кәгазь хезмәт кенәгәсен калдыру турында, яисә эш бирүче тарафыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66.1 статьясы нигезендә хезмәт эшчәнлеге турында электрон рәвештә белешмәләр бирү турында язма гариза бирә.

Хезмәткәр РФ Хезмәт кодексының 66 статьясы нигезендә хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү турында гариза биргәндә (кәгазь хезмәт кенәгәсе), аның алга таба эш бирүчегә хезмәт кенәгәсен электрон рәвештә алып бару турында язма гариза бирү хокукы саклана.

Әгәр хезмәткәр бернинди гариза язмаса, кәгазь хезмәт кенәгәсен дәвам итәргә кирәк. Һәр хезмәткәр теләсә кайсы вакытта  кире уйларга һәм эш бирүчегә үзенең электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә теләве турында язма гариза бирергә хокуклы.

2020 елның 31 декабренә кадәр гариза бирү мөмкинлекләре булмаган затлар теләсә кайсы вакытта эш бирүчегә төп эш урыны буенча тиешле гариза язып, шул исәптән эшкә урнашканда да, башкарырга хокуклы. Әлеге затларга түбәндәгеләр керә:

1) 2020 елның 31 декабренә үзләренең хезмәт вазыйфаларын үтәмәгән, әмма  эш урыны сакланган, шул исәптән вакытлыча эшкә сәләтсезлек, чираттагы ял, эштән читләштерелгән чорда, Россия Федерациясе Хезмәт Кодексында, башка федераль законнарда, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында каралган очракларда эш урыны сакланып калган хезмәткәрләр;

2) хезмәт килешүе (хезмәт контракты) буенча эш стажы булган, ләкин 2020 елның 31 декабренә хезмәт (эш) мөнәсәбәтләрендә булмаган затлар.

3. Кәгазь хезмәт кенәгәләрен тикшерү.

Хезмәт кенәгәләрен электрон рәвештә алып баруга күчәр алдыннан кәгазь хезмәт кенәгәләренә игътибар итегез - аларны тутыруның дөреслеген тикшерергә кирәк. 2020 елдан теләсә нинди кадрлар үзгәрешен яңа СЗВ-ТД хисабында чагылдырырга туры киләчәк.

Беренче чиратта  түбәндәгеләр тикшерелә:

  • Хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматлары (ФИАИ, туган көне, белем, белгечлек);
  • Кабул итү, күчерүләр һәм эштән азат итү көннәре;
  • Компанияләр һәм вазыйфалар исемнәре;
  • Мөһер булу;
  • Кабул итү һәм эштән азат итү турында боерыклар реквизитлары;
  •  Бу язмаларда эштән азат итү турында РФ ТК статьяларына  сылтамалар булу;
  • Күчерүләр турында язмалар булу;
  • Эштән китү турында язмаларны формалаштыру.

4. Локаль норматив актларны тикшерү.

Оешманың хезмәт кенәгәләре белән эшләү тәртибе язылган эчке документларын тикшерергә кирәк. Аларга күмәк шартнамәләр, хезмәт шартнамәләре, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, нигезләмәләр, регламентлар һ. б. керә.

Эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен яңарту - кертелә торган төп үзгәрешләрнең берсе - "Эшкә кабул итү" һәм "Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү" бүлекләре. Аларда хезмәт законнарындагы яңалыкларны язарга кирәк.

Шуны истә тотарга кирәк: локаль норматив актларны кабул итү яки үзгәртү (кирәк булганда) беренчел профсоюз оешмасының сайланулы органы фикерен исәпкә алып гамәлгә ашырыла (булганда).

Коллектив шартнамә булганда, Россия Федерациясе Хезмәт кодексы белән билгеләнгән тәртиптә күмәк шартнамәләргә үзгәрешләр (кирәк булганда) кертү буенча хезмәткәрләрнең билгеләнгән вәкаләтле вәкилләре белән әзерләнә һәм фикер алыша башларга кирәк.

Локаль норматив актларга кертелгән үзгәрешләр турында хезмәткәрләргә билгеләнгән тәртиптә хәбәр итәргә кирәк.

5. Хезмәт кенәгәсен бирү һәм алып бару.

Эш бирүче үзенә хезмәт эшчәнлеге турында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66.1 статьясы нигезендә белешмәләр бирү турында язма гариза биргән хезмәткәргә хезмәт кенәгәсен кулына бирә һәм аны алып бару һәм саклау өчен җаваплылыктан азат ителә.

Хезмәт кенәгәсен биргәндә, аңа эш бирүче тарафыннан хезмәт эшчәнлеге турында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66.1 статьясы нигезендә белешмәләр бирү турында гариза булу турында язма кертелә.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2020 елның 12 февралендәге 14-2/В-150 хаты нигезендә хезмәт кенәгәсендә язмалар түбәндәге тәртиптә башкарыла.

1. 1 графада кертелә торган язманың тәртип номеры куела.

2. 2 графада хезмәт кенәгәсен кулга бирү датасы күрсәтелә.

3. "Эш турында мәгълүматлар" бүлегенең 3 графасында "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66.1 статьясы нигезендә хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр бирү турында (2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 2 өлеше) язма гариза бирелде (фамилия, исем, атасының исеме)" дигән язма ясала.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66 статьясы (әлеге Федераль закон редакциясендә) нигезендә эш бирүче хезмәт кенәгәсен алып баруны дәвам итү турында язма гариза биргән хезмәткәргә карата хезмәт кенәгәсен кәгазь форматта һәм электрон рәвештә алып барырга тиеш булачак. Хезмәткәрнең алга таба башка эшкә урнашканда хезмәт кенәгәсен калдыру хокукы саклана.

Шул ук вакытта хезмәткәр алга таба эш бирүчегә хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр бирү турында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66.1 статьясы нигезендә язма гариза бирергә, ягъни электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә хокуклы.

6. Хезмәт эшчәнлеге турында хисап.

2020 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләрнең яңа бурычы — РПФга билгеләнгән форма буенча хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат тапшыру.

  Кадрлар үзгәрешләре булганда яки хезмәткәр 2021 елда хезмәт кенәгәсен алып бару турында гариза биргәндә хисап тапшырырга кирәк.  Форма түбәндәге вакыйгаларның берсе булган айдан соң килүче айның 15нче числосына кадәр бирелә:

-  хезмәткәрне эшкә кабул итү, башка даими эшкә күчү, эштән азат итү;

- хезмәткәр кәгазь хезмәт кенәгәсен калдыру  яки аннан баш тарту турында гариза биргәндә.

Теркәлгән зат турында күрсәтелгән мәгълүматларны беренче тапкыр тапшырганда, эш бирүче бер үк вакытта аның әлеге эш бирүчедә 2020 елның 1 гыйнварына хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирә.

2021 елның 1 гыйнварыннан эшкә алу яки эштән азат итү очракларында, эш бирүче оешма тарафыннан мәгълүмат эшкә алу яки эштән азат итү турында документ булдырылган көннән соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча пенсия фондына тапшырылырга тиеш.

7. Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүмат алу

Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин булачак.

Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталы сайтында шәхси кабинет аша алырга мөмкин.

Шәхси кабинетка керү өчен дәүләт хезмәтләре порталында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлергә һәм расланган исәпкә алынырга кирәк. Әгәр дә сез порталда теркәлгәнсез икән, РПФ сайтында шәхси кабинетка керү өчен логин һәм паролегезне кулланыгыз.

Электрон хезмәт кенәгәсеннән мәгълүматны шулай ук  гариза биреп, кәгазьдә алырга мөмкин булачак:

- эш бирүчегә (соңгы эш урыны буенча);

- Россия Пенсия фондының территориаль органында;

- күпфункцияле үзәктә (КФҮ).

Өземтә җитәкче яки башка вәкаләтле зат раслаган кәгазь документ рәвешендә формалаштырыла.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы бүлегендә һәм/яки КФҮтә, яшәү урынына бәйсез рәвештә бирәчәкләр. Ягъни пенсия фондының теләсә кайсы бүлегендә соратып алырга була.

Кәгазьдә хезмәт кенәгәсе алып барылмый торган хезмәткәрләргә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат хезмәткәр гаризада күрсәткән ысул белән бирелергә тиеш: кәгазьдә яки электрон рәвештә. Мәгълүматларны электрон рәвештә тапшырганда, алар көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән (булганда) имзаланырга тиеш.

Хезмәткәргә мәгълүмат тапшыру сроклары:

- эшләгән вакытта гариза бирелгән көннән соң өч эш көненнән дә соңга калмыйча;

- эштән киткәндә,  хезмәт килешүе туктатылган көнне.

Хезмәт килешүе туктатылган көнне хезмәткәргә хезмәт эшчәнлеге турында хезмәткәр булмау сәбәпле яки  хезмәткәрнең аны алудан баш тартуы сәбәпле мәгълүмат бирү мөмкин булмаса, эш бирүче хезмәткәргә мондый мәгълүматларны кәгазьдә почта аша заказлы хат белән җибәрергә тиеш.

Мәгълүматлар яңа эш бирүчегә эшкә кабул иткәндә кәгазьдә яисә цифрлы имза салынып, электрон формада хезмәт кенәгәсе белән яки аның урынына тапшырыла.

Электрон хезмәт кенәгәләре буенча кирәкле мәгълүмат шулай ук Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтында (www.pfrf.ru) урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International