Тешен кысып түзә ана

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Арчада яшәүче Фәүзия апа Шәйхелисламовага 95 яшь тулды.

Бу уңайдан аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.

Фәүзия апа Чөмә-Елга авылыннан. Алты балалы гаиләдә иң өлкәне була. Җиде сыйныф тәмамлаганнан соң әти-әнисе кебек колхозда төрле эшкә йөри башлый. 1947 елда кияүгә чыккач да, шунда эшләвен дәвам итә.

Гаиләдә биш бала туа. 1952 елгы уллары Радик белән Исхакның үлемен дә кичерә ана. Радик бала чакта ук вафат була, ә Исхак 2006 елда якты дөньядан китә. Ничә яшьтә генә булмасын, ана өчен баласын югалтудан да ачы хәсрәт юктыр, мөгаен. Түзә Фәүзия апа, башка балалары хакына тешен кысып түзә.

Бүген ул олы кызы Тәнзилә Фәесханова белән Арчада яши. Икенче кызы Минзилә Пермьдә, өченчесе Земфира Иске Төрнәледә. Биш оныгы, җиде оныкчыгы бар Фәүзия апаның.

– Әнине тәрбияли алуым белән бәхетле мин. Исән-сау булсын да, киләчәктә дә аңа шулай кадер-хөрмәт күрсәтергә насыйп итсен, – диде Тәнзилә ханым.

 

 

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International