Яңалыклар

2012 елның 14 декабре, җомга
Аларны районның һәр авылында сагынып көтеп алалар. “Яшьлегем эзләре буйлап...” дигән исем астындагы концерт программасы кысаларында һәвәскәрләр Равил Габдрахманов, Факия Шәрәфетдинова, Илфат Әскәров, Мөнирә һәм Инсаф Абдуллиннар районыбыз авылларында яшәүчеләрне моңнары белән әсир итеп кенә калмыйча, концерттан соң җырлы-биюле уеннар уйнатып та күңелләрен күрәләр. Халык моңнарына күмелгән концертта Факия Шәрәфетдинованың үзе иҗат иткән шигырьләрен укуы тамашачының күз яшенә дә ирек бирә. “Безне һәр авыл мәдәният учагы җитәкчесе ачык йөз, чәй табыны белән каршы ала. Халык та яратып кала, гел чакырып торалар”, — ди Лесхоз мәдәният йорты җитәкчесе Мөнирә Абдуллина.

ТР АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ һәм азык-төлек министрлыгы районыбызның бер төркем алдынгыларын “Арча хәбәрләре” газетасына 2013 елның беренче яртыеллыгына язылу белән бүләкләде.

РАЙОНДА иң күп өйләнешүчеләр гадәттә август аена туры килә иде. Быел сентябрь рекорд куйган: 60 пар язылышкан. Июль ае да аннан аз гына калыша: 56 пар. Күрәсең, Уразага кергәнче өлгерик, дип тырышкан яшьләр. Августта — 40 пар. Ә иң аз язылышулар май аенда үткәрелгән — 9 парның никахы теркәлгән.

12 ДЕКАБРЬДӘ район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 10,8 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 1,6 килограммга күбрәк.

ИҢ КҮП СӨТНЕ “Ак Барс-агро” ширкәтендә савалар — 22,8 килограмм. Иң азы “Акчишмә” ширкәтендә — 5,3 килограмм гына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International