Алар – көчле рухлы

2012 елның 14 декабре, җомга
Алар – көчле рухлы
Кышның беренче көне безне инвалидлар декадасы белән каршы ала. 3 декабрь — инвалидлар көне. Районыбызда 8000нән артык инвалид исәпләнә.
Декада кысаларында сукырлар җәмгыяте, башлангыч инвалидлар оешмалары рәисләре белән очрашып, түгәрәк өстәл артында проблемалар уртага салып сөйләшенде. 70 кешене “Минем газетам” (“Моя газета”) басмасына бушлай яздыру, 24 инвалидның чәчтарашханә хезмәтеннән файдалануы, 6 гаиләгә психологик консультация күрсәтелү, социаль хезмәткәрләр тарафыннан 78 инвалидның йортында җыю–юу эшләре, инвалид балаларның рәсем, сәнгать конкурсларында катнашулары, 7 инвалидка 16000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү, кул эшләреннән торган ярминкә оештырулар да декада кысаларында башкарылды. Ункөнлектән районның мәгариф, мәдәният учреҗдениеләре, китапханәләр дә читтә калмады, Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм 5нче гимназия укучылары тарафыннан концерт, Яңа Чүриле психоневрологик интернатта чәй эчү мәҗлесе, спорт чаралары, музыкаль кичә, рәсемнәр конкурсы, шашка–шахмат турниры оештырылды һәм интернат, Сикертән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән бәйрәм концерты куелды.
“Арча” спорт комплексында узган Спартакиадада күзләре начар күрүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашты. “Өмет”, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәкләреннән, Яңа Кенәр коррекцион мәктәбеннән, Яңа Чүриле психоневрологик интернаттан һәм, гомумән, район инвалидлары катнашкан өстәл теннисы, шашка, шахмат, өстәл хоккее, дартс буенча ярышларда җиңүчеләрне ирләр, хатын–кызлар, яшьләр, өлкәннәр арасында билгеләделәр. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә оештырылган чараларда катнашучылар рәхмәтле булды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең сәнгать фестивале дә ел да көтеп алына торган чара, ул, талантлыларны барлап, дөньяга чыгара. Җырга, моңга, биюгә, нәфис сүзгә оста икәнсең, сиңа бар ишекләр ачык. Фестивальдә Яңа Кенәр коррекцион мәктәбе коллективы, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге укучылары аеруча активлык күрсәттеләр. Чыгышлар жюри тарафыннан бәяләнеп, лауреатлар һәм дипломантлар Дипломнар, истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да, алар дөньяга елмаеп, якты, өмет тулы караш белән бага. Шундый көчле рухлы булып калганнары өчен аларга баш иясе килә.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International