Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бергәлектә көч
2012 елның 14 декабре, җомга
Бергәлектә көч
Арча агросәнәгать һөнәри көллияте озак еллар авыл хуҗалыгы өчен һөнәр ияләре әзерләүдә игелекле хезмәт башкарып кына калмый, ә төрле бәйгеләрдә катнашып тарихта үз эзен, тәҗрибәсен дә калдыра. Башкаларга үрнәк итеп куярлык, тәҗрибә уртаклашырлык хезмәтләре күп булганга кунаклардан өзелгәне юк көллиятнең.
Күптән түгел анда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары белән семинар үткәрелде. Аның темасы: “Белем бирү учреждениеләренең урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эш оештырудагы бәйләнешләре”.
Көллият быелгы җәй–көз айларында ныклап төзекләндерүдән соң күркәмләнгән, ямьләнгән. Семинарда катнашучылар заманча яңартылган укыту корпусы белән танышудан тыш, методик күргәзмә аша укыту–тәрбия эшләре буенча күп кенә мәгълүмат алдылар. Ә аеруча истә калырлык күңелле мизгел-ләр карвинг һәм квелинг буенча осталык–классларында булгандыр, мөгаен. Аларның кичәге укучылары биредә әнә нинди матурлык тудыруга ирешә икән бит! Дәресләрдә укучылар башкара торган эшләрне, әлбәттә, укытучылар да эшләп карады: бәрәңгене, кишерне чокып чәчәкләр, алмадан кисеп, аккош ясадылар, газетадан кәрзин үрделәр, тозлы камырдан чәчәкләр тезеп, картина төшерделәр. Кул эшләре серләренә балаларны 2 квалификацион категорияле педагог Лилия Хәбибрахманова төшендерә. Укучыларга әлеге дәрес өстәмә белем бирү буларак өйрәтелә. Теләге, сәләте булган егет–кызлар дәресләрдә гади шешә, газета, тимер чыбык, төсле кәгазьләрдән, тозлы камырдан сувенирлар ясарга, бәйләргә, чигәргә, рәсем төшерергә өйрәнә. Аларның ясаган әйберләрен ярминкәләрдә алырга мөмкин.
2нче һәм югары квалификацион категорияле һөнәргә өйрәтү осталары Альбина Нуриева, Гадилә Җамалиева укыткан егет–кызларны Казанда да беләләр. Ел саен рестораннардан, “Бәхетле”дән белгечләр килеп, иң–иңнәрен сайлап үзләренә эшкә ала.
Көллият укытучыларының укучыларга белем бирүдә генә түгел, тәрбия эшләрендә дә өйрәнерлек тәҗрибәсе бар. Бу турыда укыту–тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Вәлиева сөйләде.
Түгәрәк өстәл артында узган сөйләшүдәге чыгышларда көллият эшчәнлеге уңай бәяләнде. “Балаларның укудан тыш буш вакытлары минутына кадәр исәпләнгән, алар күңеленә ошаган түгәрәкләргә йөри ала. Осталык–класслары да зур тәҗрибә булды, педагогларга зур рәхмәт. Алар бездә укып чыккан балаларга белем биргәнлектән, безгә кулга–кул тотынышып эшләү кирәк, бу тәртип бозуларга юл куелмауда да ярдәм итәчәк. Биредә укучыларга белем алу өчен шартлар тудырылган, тулай торакта бүлмәләр җылы, якты, дүрт тапкыр туклану оештырылган, әти–әниләрнең күңелләре тыныч булырлык. Көллият коллективына уңышлар теләп, рәхмәтләребезне җиткерәбез”, — диде Ашытбаш урта мәктәбеннән Әлфия Әхмәтгалиева. Биредә күргәннәрен директор урынбасарлары кайтып әти–әниләргә, укучыларга сөйләгәч, күпләрне кызыксындырыр әле. Көллият директоры Алмаз Ибраһимов, мәгариф идарәсе белән килешеп, декабрьдән башлап һәр мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларын көллияткә экскурсиягә алып киләчәкләрен әйтте.
Әниләр көне уңаеннан көллият укучылары тарафыннан әзерләнгән “Әниемнең ак яулыгы” дигән концерт программасы тамашачы-әниләргә – директор урынбасарларына зур бүләк булды. Ә концертта җырлап–биеп, нәфис сүз сөйләгән укучылар арасында үз укучыларын күрү күңелләрендә чиксез горурлык хисләре тудыруларын яшермәделәр.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз