Ничек кеше итәсе

2012 елның 14 декабре, җомга
Ничек кеше итәсе
Телевидениенең 1нче каналында Андрей Малахов алып барган “Әйдә сөйләсеннәр” тапшыруында тиешле тәрбия күрсәтелмәгән өчен баланы гаиләсеннән мәхрүм итү темасы еш күтәрелә.
Балаларыннан “колак каккан” ана, нахакка рәнҗетелгәндәй, елый-елый нарасыйларын кире кайтаруны үтенә. Янәсе ул аларны әйбәт караган, ашаткан-эчерткән, киендергән. Тик нигәдер балигъ булмаганнар белән эшләүче комиссия килгән дә, балаларны алып киткән. Комиссия әгъзаларына карата нәфрәт туарлык күренеш. Янәсе алар дөрес эшләмәгән! Әкият бит бу! Я, әйтегез, кайсыгызның гаиләсенә килеп, балаларыгызны йолкып алганнары бар? Өлкәннәр әйтмешли, кем баласы кемгә хаҗәт. Балигъ булмаганнар белән эшләүче комиссия составында рейдларда катнашкан бар. Баласын тиешле тәрбиядә үстергән гаиләләргә кермибез без, киресенчә, эчкечеләрдә, авыр хәллеләрдә булабыз. Күзләреңә мөлдерәп карап торган баланың ач, ялангач булуына кемнең генә йөрәге әрнемәс?! Ата-ана үз баласына битараф икән, балалар белән эшләүче дәүләт органнары моңа күз йомарга тиеш түгел. Бала, чыннан да, бик начар шартларда булса, комиссия әгъзаларының аны бу куркынычтан коткармый хәлләре юк, сөйләшеп һәм төрле юллар белән ата-ананы акылга килергә чакырып, тәрбияләргә тырышып карыйлар, нәтиҗәсе булмаса, бала язмышын кайгыртып, тиешле карарга киләләр.
Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Гүзәл Габдрахманова мәктәпләрдән килгән җәмәгать инспекторлары белән үткәрелгән киңәшмәдә: “Безне яратып бетермиләр, янәсе, без гаиләгә тыкшынабыз. Ничек начар шартларда яшәгән баланың хәлен белмисең инде?!”—дип ачынып, мисаллар белән сөйләде.
Киңәшмәдә Татарстанның баланы уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге җи-тәкчесе Любовь Чучупаль белән психолог Венера Ибраһимова катнашты.
Әлбәттә, баланы ничек тә гаиләсендә саклап калырга кирәк. Акылына килгән аналар бар. Әмма уңай нәтиҗәләр күренми икән инде, кызганыч, баланы я әбисенә, я туганына опекага бирәләр, я балалар йортына тапшыралар. Ә аннан сабыйны уллыкка алалар, я берәр гаилә үзенә сыендыра. Киңәшмәдә сөйләшү нигездә баланы тәрбиягә алу темасына багышланды.
— Андый гаиләләр алдында баш ияргә кирәк, — дип ялкынланып сөйләде үзәк җитәкчесе Любовь Николаевна. — Аларның кесәсендәге акчаны санамаска.
Җәмәгатьчелектә баланы тәрбиягә акчасы өчен алалар, дигән караш яшәп килә, чөнки аларга аз булса да хезмәт хакы һәм бала өчен пособие бирелә.
— Әлеге гаиләләр белән якыннан аралашсаң гына моның нәрсә икәнен беләсең, — дип сөйли үзәк җитәкчесе. — 3 ай гына гомере калган йөрәге авырту балага 42 мең сум акча түләп операция ясатты бер гаилә. Бала хәзер сәламәт, яшәячәк! Менә бу гамәлне акчага гына кайтарып калдырып буламы?! Юк! Икенче бер ана, бик салкын көнне исерек хатын кулыннан 3 айлык баланы йолкып алып, хастаханәгә йөгерә. Соңыннан ул баланы үзенә ала. Бала исән кала, ә теге исерек ананы саклап кала алмыйлар.
Гаиләсендә тиешле тәрбия күрмәгән “бәйдән ычкынган” баланы ничек кеше итәсе?! Монда инде күршең “санап торган” кесәдәге акча бөтенләй вак мәсьәләгә әйләнә. Вакыт, сабырлык, үтемле тәрбия ысуллары — акчадан кыйммәтрәк төшенчәләр. Үз башына төшкәннәр моны яхшы аңлый. Түзмәгәннәр баланы кире балалар йортына тапшыра. Районда да шундый бер очрак булды. Психологлар бала өчен моннан да авыр җәза юк дип саный.
Үз гаиләсендә миһер-шәфкать күрмәгән баланың тәрбиягә икенче чит гаиләгә эләгүен үзәк җитәкчесе космоска очу, чит галәмгә килеп төшүгә тиңли. Бу халәтне аңлавы кыен түгел. Үз балагызны гына күз алдына китерегез. Акыл ягыннан артта калган баланың иптәшләрен куып җитсен өчен тәрбиягә алган ата-анага, педагогларга күпме тырышырга кирәк?!
— Бервакыт тәрбиягә алынган баланың көндәлеген карыйм, — дип сөйли үзәк җитәкчесе. — Ә ул мондый юллар белән чуарланган: дәрестән бәдрәфкә чыгарга сорады, кире кермәде; тыңлап утырмый, иптәшләренә комачаулый һ.б. Безнең җитәкче бик акыллы кеше, көндәлекне аңа күрсәттем, ә ул карады да, балада дәрескә карата кызыксыну уята алмагач, бу укытучыны эшеннән куарга кирәк диде.
— Түбән интеллект бәхәсле мәсьәлә, — ди үзәк психологы Венера Зөбәеровна һәм ата-аналарга киңәш итеп болай ди: — Бала белән чынлап шөгыльләнә торган яхшы педагогны табыгыз. Өеңдәге эшеңне килеп эшлим, зинһар өчен, бала белән генә шөгыльләнегез, дип үтенү дә нәтиҗәне бирми калмас. Чын педагоглар күп, баланы алдына утыртып дәрес бирүче укытучыны ничек бәяләр идегез сез?! Ә бит ул укытучы сезнең районда.
Тәрбиягә алынган бала белән шөгыльләнү ата-ана проблемасы гына булып калырга тиеш түгел, педагоглар һәм җәмәгатьчелек тә бу мәсьәләгә җитди карасыннар, бу турыда бала алдында бик сак сөйләшсеннәр иде, дигән нәтиҗә белән таралышты киңәшмәдә катнашучылар.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International