Искечә яшәп булмый

2012 елның 14 декабре, җомга
Искечә яшәп булмый
13 декабрьдә терлекчелеккә багышланган семинар Кушлавычтагы сөт эшкәртү цехын караудан башланды. Мондый цехлар районда әлегә икәү генә, аның беренчесе алданрак Наласа авылында ачылган иде.
— Безнең хуҗалык зур түгел — 1700 гектар сөрүлек җире бар, — диде “Тукай” ширкәтенең башкаручы директоры Наил Зарипов хуҗалык белән таныштырып. — Орлыкларның 80 проценты калибрланган, 2,5 тонна оригиналь орлыклар алып кайттык, сортларны яңартырга исәп.
Цехта тәүлеккә 6 тонна чамасы сөт эшкәртәләр, өч сменада 9 кеше эшли. Җитештерүне арттырырга уйлыйлар, грант отканнар, яңа җиһазлар алачаклар. Ә менә шул 6 тонна сөтнең 4 тоннасын Шәледән алып кайтырга туры килә. Чөнки үзләрендә 70 кенә сыер бар. Таналар — 23, бозаулар — 80.
Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов шәхси хуҗалыклардан җыйган сөтне дә шунда тапшыру турында сөйләшү алып барам, ди.
Менә шушы зур булмаган хуҗалыкны ин-вестор үрнәк хәлгә китермәсме дигән өмет, сүрелә-сүрелә булса да, һаман яшәп килә әле. Зурдан булмаса да, уңай якка бераз үзгәрешләр бар үзе. Кушлавычта терлекләр бөтенләй беткән иде. Бер торакны ремонтлап бозаулар күчергәннәр. Иске Җөлбидә дә, Кушлавычта да бозаулар, таналар көр, тәрбия начар түгеллеге күренеп тора. Әмма күп эш ат, кул көче белән башкарыла. Бозау караучы Гөлфирә һәм Данил Исмәгыйлевлар көннәр буе фермадан кайтып кермиләр, уллары да булышырга килә икән әле. Соңгы вакытта түләү мәсьәләсе җайга салынды, диләр. Исмәгыйлевлар соңгы айда 27 мең сум акча эшләгән. Сыер савучыларныкы 12 мең сум чамасы чыга.
Үзе ферма мөдире дә, ветеринария белгече дә булган Габделбәр Галимуллинның тырышлыгын әйтеп үтәргә кирәк, ул бозаулар сәламәт үссен өчен кибеттән витаминнарга кадәр ташый.
Шиһабеддинов крестьян-фермер хуҗалыгында ферманы үзгәртеп кора башлаганнар. Җитәкчесе Мөнир Шиһабеддинов терлекләрне 200 башка җиткерәбез, ди.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ике хуҗалыкта да яңа технологияләр кертү буенча моңарчы бер нәрсә эшләнмәвен әйтеп үтте.
— Ике хуҗалык та 30 ел элек ничек булган, шундый хәлдә сез, — диде ул. — Замана ритмыннан артта калу менә шуңа китерә. Районда сездән дә начаррак “Союз-агро” хуҗалыгы гына бар. Кардаларга салам кертмисез, су эчермисез, сыерлар чистартылмаган. Сенажмы, силосмы икәнлеген аера торган түгел — сыйфаты начар.
Алмас Әминович шул ук вакытта Мөнир Шиһабеддиновның булдыра ала торган җитәкче икәнлеген билгеләп үтте. Ул үз исәбенә балалар бакчасы, мәчет төзетте. Терлекчелектә үзгәрәсе, заманча эшли башлыйсы бар.
Район башлыгы җитәкчеләр игътибарын башка мәсьәләләргә дә җәлеп итте. “Иске хуҗасыз йортлар, биналар булырга тиеш түгел”, — диде ул. Югары Атыда, башка кайбер авылларда бар әле алар. Орнашбашта җимерек фермалар куркыныч тудырып, ямьне алып тора. Ел ахырына кадәр салымнарны түләп бетерергә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International