Алар эшне оештыра беләләр

2020 елның 20 марты, җомга

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) Лесхоз мәктәбе һәм Үрнәк балалар бакчасы базасында күчмә  семинар үткәрде. Мамадыш районының коллегалары Зөфәр Саттаров командасы белән килде. 

Үзенә бертөрле иҗади хисап булды бу. Башта Үрнәк балалар бакчасы тормышы белән таныштылар. Биредә тәрбияләнүче балаларның осталыкларын күреп сокландылар. Бакчага 50ләп бала йөри. Тәҗрибәле мөдир Һиндия Шәяхмәтова эшне оештыра белә.

Ә Лесхоз мәктәбе балаларга белем бирүдән тыш, үзенең урманчылыгы, туризмы һәм башка һөнәрләре белән билгеле мәктәп. Алар ачык дәресләрне яңа технологияләр кулланып алып бардылар. Рәсем дәресен хәтта инглиз телендә үткәрделәр. Укучылар экология, урманчылык буенча үзләре эшләгән фәнни проектлары белән таныштырдылар.

Соңыннан түгәрәк өстәл артында профсоюз әгъзалары фикерләре белән уртаклаштылар. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, алдагы планнары турында сөйләде.

Иртән башланган семинар кичке сәгать 4тә генә тәмамланды. Яңалыкларны күреп, тәҗрибә туплап таралыштылар.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International