“Балкыш” Арчаны балкытты

2020 елның 20 марты, җомга

11 мартта Арча Мәдәният йортында ветераннар арасында VI республика “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестиваленең зона туры узды

Чара ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Күрше-тирә районда яшәүче өлкән яшьтәге талант ияләре катнашкан бәйгедә, елдагыча, арчалар матур чыгышларын тәкъдим итте. Репертуарларда ретро, халык җырлары да, Бөек Җиңү авазлары да бар иде. Райондашларыбыз Халидә Газизова, “Арча таңнары”, “Яшь йөрәкләр”, “Рус җыры” халык вокаль ансамбльләре,  Булат Галиев, Фәрхат Зыятов, Венера Бариева, Вагыйз һәм Васил Әһлиуллиннарның чыгышлары мәртәбәле шәхесләрдән торган жюрины гына сокландырып калмыйча, тамашачыларга да рухи азык бүләк итте.

“Арча җитәкчелегенә рәхмәт, алар ел саен “Балкыш”ның зона турын уздырырга рөхсәт биреп, катнашучыларны кабул итә. Үзләре дә ел да матур чыгышлары белән куандыра, бүген дә рәхәтләнеп карап утырдык”, — ди республиканың ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков.

Гадәттә, “Балкыш” зона турында һәвәскәр өлкәннәрнең чыгышыннан иң лаеклы дип табылганнары сайлап алынып, гадәттәгечә, соңыннан башкалабызда зур концерт белән тәмамлана иде. Ә быел фестивальнең Гала-концертын берничә тапкыр үткәрү планлаштырыла. Апрель аенда ул ТАССРның 100 еллыгына, май аенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак, ә октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында узачак.

Фестиваль, өлкән буын вәкилләренә рухи ярдәм буларак, “Демография” милли проектының “Өлкән буын” программасы нигезендә уза. Өлкәннәр яшьләргә үрнәк күрсәтеп, актив тормышта кайнап яши. Иҗади яктан сәләтлеләр талантын башкалар белән бүлешеп, чыгышлары аша район гына түгел, республика тамашачысында да соклану уята. “Ел саен катнашучылар камилләшә бара”, — дип бәяли оештыручылар.

Һәр ел “Балкыш”та катнашу

өлкәннәр өчен бәйрәм ул. Фестивальгә әзерләнгән, чыгыш

ясаган чакта алар көч ала, сәламәтлекләре яхшырып китә. Гел шулай актив булып яшәгез, хөрмәтле өлкәннәребез! Республикада өлкән яшьтәге талант ияләре яшәгәндә, “Балкыш” та балкыр!

 

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International