Алар арасында югары күрсәткечләргә ирешкән “Ашыт” хуҗалыгы сыер савучылары Гөлнәзирә Әхмәдуллина, Рөстәм Әхмәдуллин ветеринария фельдшеры Марсель Фәттахов, “Северный” ширкәте сыер савучылары Рафаэль Мәгъсүмов, Зөлфия Әсәдуллина, терлекче Рөстәм Хәмитов та бар. Алдынгыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
– Хәзерге вакытта бер көндә район буенча барысы 183 тоннадан артык сөт савыла, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – Узган елның шул чорына карата үсеш – 110 процент.
Бер сыердан иң күп көнлек савым “Ашыт” хуҗалыгында – 22,4 килограмм, “Игенче”дә – 21,1, “Северный”да – 20,7, “Кырлай”да 20,6 килограмм савалар. Район буенча – 17,1 килограмм.
Шунысы куанычлы, барлык хуҗалыкларда да азык җитәрлек.
Ильяс Сәхәпов