Юкка чыккан бәйрәмне “эзләп тапканнар”

2020 елның 27 марты, җомга

Түбән Аты авылында бәйрәм гөрләп үтте. Бөтен авылны туплаган, истәлекләр белән бай искиткеч матур бәйрәм булды.

Моннан 15 еллар элек, “8 март” колхозы булган чорларда, ул ел саен нәкъ 8 мартта үткәрелгән. Әмма күмәк хуҗалык белән бергә бу бәйрәм дә юкка чыккан.

Быел Түбән Аты һәм Урта Аты авыллары яшьләре элеккеге күркәм гадәтне яңадан кайтарырга планлаштыралар. Әйткән сүз – аткан ук. Яшьләр аны тормышка да ашыралар. Аларга бөтен авыл халкы ярдәмгә ашыга. Кемдер акчалата, икенчеләре әйберләтә булыша. Авыл җирлеге дә яшьләрнең бу уйларын хуплап каршы ала.

Нинди генә уеннар оештырмый Урта Аты һәм Түбән Аты яшьләре. Чын Сабантуй инде. Милли һәм кул көрәше, өстәл теннисы, аркан тарту, чүлмәк вату, киез итекле футбол... Алып баручыларның шаян, дәртле сүзләре, халыкның дәррәү килеп, бердәм катнашулары, музыка, җыр-бию – бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрә.

Шунысы да игътибарга лаек, абсолют батырга көрәштә авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм эшләүчеләр генә катнашкан. Абсолют батыр булып мәктәпнең физкультура укытучысы Рамил Хәкимҗанов калган. Тәкәгә ул ия булган.

– Милли көрәшне оештыруда Арча район Советы депутаты Ринат Алеев башлап йөрде. Ә иганәче буларак Нотфуллиннар гаиләсе күтәреп чыкты. Тәкәне дә баш батырга нәкъ алар тапшырды, – диде авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова. – Бу бәйрәмне яңадан традициягә кертеп җибәрергә тырышачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International