Кисәтелгән, димәк, коралланган

2020 елның 27 марты, җомга

Арча хакимиятендә ашыгыч киңәшмә үткәрелде. Анда Роспотребнадзорның Биектаудагы Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнары буенча территориаль бүлеге җитәкчесе Эльвира Салкова чыгыш ясады. Анда бүгенге көндә иң актуаль тема – коронавирус турында сүз барды. Дөресрәге, аны кисәтү һәм таралуга юл куймас өчен нишләргә кирәк?

–  Ул һавадагы тамчылар аша күчә. Шуңа битлек кию мәҗбүри. Урамда түгел, бина эчендә кияргә кирәк. Кулларны юып торырга. Антисептиклар юк икән, сабын да бик яхшы чара. Өч тапкыр сабынлап кулыңны юсаң, антисептик кирәк тә түгел, – диде ул. – Ә битлекне кеше үзе ясый ала. Марля, бинтны 8 катлам төрәсез дә киеп йөрисез. Сабынлап юасыз да яңадан киясез. Перчатка киеп эшлисез икән, аларны да сабынлы суда юасы. Бүлмәләрне җилләтергә, шулай ук сабынлы су белән сөртергә кирәк. Кеше йөткерә, төчкерә икән, аңа 1,5 метрга якын килмәскә. Бигрәк тә өлкәннәр саклансын. Чөнки авыру 65 яшьтән өлкәнрәкләрне сагалый. Без 1 майга кадәр тикшерүләрне туктатабыз. Кибетләрдә продуктлар алганда игътибарлы булыгыз. Продукт җыйдылар да, хәзер начар сыйфат турында шикаятьләр китте. Чөнки срогы чыккан товарларны да саттылар. Әйбер бәяләре артырга мөмкин. Чөнки сәүдәгәрләр бу хәлдән файдаланып калырга тырышачак.

Эльвира Салкова чит илләрдән кайтучылар турында аеруча басым ясап әйтте. Бигрәк тә 7 илдән – Көньяк Корея, Кытай, Италия, Тайланд, Испания, Германия, Франция. Башка илләрдән кайтучылар да читтә калмаячак. “Без аларны аеруча нык контрольгә алабыз. Шунда ук исемлеген районнарга җибәрәбез. 14 көн дәвамында алар карантинда була. Тыңламаучыларга җинаять җаваплылыгы каралган. Кешеләр аңламый, үзләре авырмасалар да, алар вирус таратучы булырга мөмкиннәр бит”, – диде ул.

– Бүгенге көндә Арча районында 73 кеше күзәтү астында. Һәрберсенең өйләрендә булдык. Алар чит илләрдә булганнар яки чит илләрдән кайтканнар белән аралашканнар. Берсе дә авырмый. Әмма карантин режимын саклый. Олы кешеләрне игътибар үзәгендә тотыгыз. Ялгызларның хәлләрен белегез. Кирәк әйбер булмаса кибетләргә керергә тырышмагыз. Чит илләргә йөрүне туктатырга кирәк. Балаларыгызны саклагыз. Мәктәп балаларын өйдән читкә җибәрмәгез. Кая гына барсагыз да, битлекләр кияргә онытмагыз. Бу турыда халыкка да җиткерегез. Тән температурасы 38 градустан югары булса, поликлиникага килергә кирәкми, табибларны өйгә чакырыгыз. Хастаханәгә авырулар хәлен белергә килүне дә киметергә кирәк. Вакытлыча диспансеризация, балаларга медицина күзәтүе үткәрү, прививкалар ясау, 65 яшьтән  өлкән кешеләрне хастаханәгә алып килү туктатылып тора, – диде Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов. – Паникага бирелер урын юк. Арчада хәл стабиль. Грипп, ОРВИ да кимү ягында. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International