Үз куышың булу — рәхәт

2020 елның 27 марты, җомга

Арчадан Гүзәл Гайнетдинова ипотекага алган фатирын “Җанга ял бирә торган урын” дип, куанып яши

Гүзәл карлы яңгыр астында юешләнгән киемнәрен салып кибәргә элде дә, әз генә хәл алыйм, дип диванга барып утырды. Көн саен Арчадан Казанга йөреп эшләүнең “рәхәтлеген”, юл газабының “җиңеллеген” үзе генә белә ул.

Тик Арчада аның бар мәшәкатьләрне читкә куеп, рәхәтләнеп ял итә ала торган үз куышы – фатиры бар. Ничә еллар үз торагы булмыйча, кеше почмагында яшәгән кеше генә аңлый ала аның хәлен.

Гүзәл Гайнетдинова Казанның 84нче мәктәбендә укытучы булып эшли. Шунлыктан, атнаның 6 көнендә Казан белән Арча арасын таптарга туры килә. “Казанда эшли башлаганга быел 24 ел була инде. Арчада яшәп, башкалага йөреп эшләү авыр. Эш табып булса, Арчага күчәргә ниятлим. Тик эш табуы гына...”, — дигән сүзләре артында күп мәгънә ята.  Казан мәктәбендә бергә эшләгән хезмәттәшләре әкренләп шәһәрдән фатирлар ала башлагач, социаль ипотека программасының ышанычлы икәнлегенә инанып, ул да фатир артыннан йөри башлый. Фатирлы булу мөмкинлеге тугач, булган бар акчасын, аңа өстәп кредит алып, Гүзәл беренчел кертемне кертә. Һәм ике ел дигәндә фатирлы да була. Бүгенге көндә фатирга бурычы да калмаган инде. “Дәүләт торак фонды”ның Арчадагы белгечләренә зур рәхмәт, фатир алганчы да, аннан соң да, кайчан, нинди сорау белән кермә, якты йөз белән каршы алып, җентекләп аңлатып чыгаралар”, — ди. Фатирлы булганчы, булырмы, нинди булыр, дигән уйлар борчыса, торак-лы булгач та, кайвакыт үзең генә чишеп булмастай проблемалар килеп чыга.  Гүзәл Рәис кызының рәхмәткә лаек кешеләре һәрвакыт бар. “Идарәче компаниягә берәр мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәң, шундук килеп җитәләр, хәл итеп куялар”, — ди ул.

Фатиры бер бүлмәле булса да, улы Илдус белән икесе өчен күңелгә тынычлык ала торган урынга әверелгән. Якты, чиста, җылы, уңайлы. Ишеген ачып керүгә рәхәт хис биләп ала. Улы Казанда техникумда укый, ялларда бирегә кайтасы килеп тора икән. “Фатир ачкычын кулга алгач, әни, туганнар белән бергә кердек. Бусаганы атлауга, стенадагы заманча обойлар күзгә ташланды. Бүген дә шул обойлар әле, алмаштырмадык. Фатир шул көнне үк күченеп яшәр хәлдә иде: газ миче, плитәсе, ваннасы, кул югычы бар, стеналарга обой ябыштырылган, идәндә линолеумнар. Яши торгач фатирыбызның кадере көннән-көн арта”, — ди Гүзәл Гайнетдинова.

Ипотеканы гомер буена түләү кебек кабул итсәк тә, аны ала алмаучылар да никадәр бит. Бюджет өлкәсендә эшләмәсәң, социаль ипотека хыялларда гына кала. Ипотека алучыларның даими эше, эшләргә сәламәтлекләре булсын да, хезмәт хаклары тотрыклы була күрсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International