Хөрмәтле арчалар!

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау белән бәйле рәвештә  районда 28 марттан 5 апрельгә кадәр махсус режим кертелде.

Үзегезне изоляцияләү режимын бозмавыгызны үтенәбез: бик кирәк булмаганда өйдән чыкмагыз, дус-туганнар, танышлар һәм өлкәннәр белән очрашуларны чикләгез.

Үзегезнең  һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Паникага бирелмәгез.

Профилактик чаралар үткәрү сорала: бүлмәләрегезне ешрак җилләтегез, шәхси гигиена һәм санитар таләпләрне үтәгез, дезинфекция чараларын кулланыгыз, кулларыгызны ешрак юыгыз.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә үзләрен изоляцияләү режимын катгый сакларга кирәк.

Азык-төлек һәм дарулар алып кайтып бирү өчен кайнар линия телефоннары эшли:  3-00-44, 3-13-37.

 

Вирусны  таратмау һәр-беребездән тора!

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International