Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Аңладылар кебек
2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Аңладылар кебек
Торак милекчеләре ширкәтләрендә чираттагы җыелышлар булып үтте.
Гомуми йортларда яшәүчеләр җитәкчеләр белән очрашып сөйләшү, аңлашу, нәтиҗә чыгару, кайбер мәсьәләләрне уртага салып хәл итү, аралашу өчен яңадан бергә җыелдылар. Тик соңгы вакытларда ТМШ җыелышлары ничектер сүрән үтә башлады. Аларга йөрүчеләр саны да кимеде, ризасызлык белдерүчеләр дә күп түгел. Бер яктан караганда, аңлашыла да, гомуми йортларда яшәүчеләр өчен моңарчы ризасызлык тудырган бик күп эшләр башкарылды. Фатирларда җылы, шәхси җылылык казаннары урнаштыру һәркемгә өй температурасын үзенчә көйләргә мөмкинлек бирде. Ишегалларына балалар мәйданчыклары төзелде, су, юл проблемаларын хәл итүгә дә игътибар зур. Ныклап төзекләндерү эше дә план нигезендә алып барыла.
Гомуми йортларда гына түгел, үз йортларында яшәүчеләр дә һәр көн диярлек вак-төяк проблемалар, төрле мәшәкатьләр белән очрашып тора. Җитәкчеләр ишек төбеңә килгәндә җыелышларда катнашып, проблемаңны чатнатып әйтү, чишелешен таләп итү бик уңай бит. Бу юлы да әнә халык белән очрашуга Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев, “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин, Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе Линар Әхмәдиев, район башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә буенча секторы мөдире Илфат Рәхимов килгән иде.
— Тагын бер ел төгәлләнеп килә. Бу ел нәтиҗәле булды. Күп эшләр башкарылды. Авылларда мәктәпләр, хастаханә, фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләндерелде. Күптән түгел ике фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Юллар салуга да игътибар юнәлдерелде, — диде, район яңалыклары белән таныштырып, Илдус Котдусович. — Шәһәр эчендә дә 4,5 километр юлга асфальт түшәлде. Айван мәктәбенә кадәр тротуар салынды. Кешеләр куркынычсызлыгын кайгыртып башкарылган эшләр бу. Соңгы ике айда гына да урамнарга, күпфатирлы йортлар тирәләренә 100гә якын яктырткыч куелды. Йортлар төзү, иске йортларны ныклап төзекләндерү эшләре дә дәвам итә.
Быел 8 йорт ныклап төзекләндерелде, “Надежда” торак милекчеләре ширкәтенә караган 13, 7нче йортлардагы фатирлар хуҗалары да бу бәхеткә ирешәчәк.
— Ниһаять, күптәнге теләгегез тормышка аша, — диде аларга мөрәҗәгать итеп Илдус Әһлиев. — Сезнең йортлар тышкы яктан калай белән төреләчәк. Теләгегез булса, подрядчылар белән сөйләшеп, фатирларыгыз турысын өстәмә җылыта аласыз. Гомумән, подрядчылар белән килешеп эшләгез, барып чыкмый икән, безгә мөрәҗәгать итегез. Соңыннан зарланып йөрерлек булмасын.
“Локомотив” торак милекчеләре ширкәтенә кергән 6нчы йортта яшәүчеләргә дә кагыла бу сүзләр. Чөнки төзекләндерү планына әлеге йорт та кергән.
Җыелышларда ТМШ җитәкчеләре финанс хисабы белән чыгыш ясады. Сораулар да булды. Кайсы аңлатуны сорады, икенчесе тәкъдимен кертте. Сораулар, нигездә, коммуналь хезмәтләргә, гомуми йорт кирәк-яракларына түләү мәсьәләләренә кагылды. Җитәкчеләр аларга ачыклык керттеләр, урында аңлашылырлык итеп җавабын да бирделәр. Шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләргә карата тиешле чарасын күрәчәкләрен белдерделәр.
— Аларның әҗәтләре сезнең кесәгә дә суга, — диде Илдус Котдусович. — Шуңа коммуналь хезмәтләр өчен зур әҗәтләре булганнар белән ныклап шөгыльлә-нәчәкбез.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз