Алар бездән өйрәнә

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Алар бездән өйрәнә
Узган атнада районыбызның “Ак Барс–агро” ширкәтендә Омск өлкәсеннән килгән кунаклар тәҗрибә уртаклашып китте.
Танышу-күрешүләрдән соң район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова Арча төбәгенең тарихы, уңышлары белән таныштырды. Арчаның төзеклегенә, матурлыгына сокланган кунаклар “Бар өлкәне дә бергә алып барырга ничек өлгерәсез?” — дип гаҗәпләнделәр.
“Ак Барс–агро” ширкәтенең кунаклардан өзелеп торганы юк. Алдынгы хуҗалык буларак күрсәтерлек эшләре, башкалар белән уртаклашырлык тәҗрибәләре бар. Әлбәттә, кешене хезмәткә тартуда кызыксындыру чаралары гына җитми, эшне оештыра белү мөһим. Генераль директор Шәйдулла Сәлахов шулар турында сөйләде. Омск өлкәсенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль берәмлекләр вәкилләре мегафермада булдылар, башка яңалыкларны карадылар.
— Моңарчы Татарстан турында шактый хәбәрдар булсак та, мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшы дип, без, Себернең күпсанлы делегациясе, Татарстанга төрле тармаклар буенча тәҗрибә уртаклашырга килдек, — диде Омск өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Виталий Эрлих. — Татарстанда авыл хуҗалыгына дәүләттән ярдәм зур. Биредәге тәҗрибәне үзебездә кулланырга уйлап торабыз.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International