Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бишек җырларында күпме наз!
2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Бишек җырларында күпме наз!
“Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу...”
Арабызда мәшһүр Тукаебыз сүзләренә язылган моңлы аһәңле әлеге бишек җырын ишетмәүчеләр юктыр, мөгаен. Сабый чактан тыңлап үскәнгә ул җырлар күбебезнең күңелендә яши. Күңел кылларын тибрәтә торган шул моңлы җырларны “Карлыгач” балалар бакчасында узган “Бала бишеге – гомер ишеге” бәйрәм чарасында тыңларга насыйп булды.
Дөньяның бар ямен, сафлыгын, нурын үзенә туплап өйгә яңа туган сабый кайта. Сабый белән бергә йортта бәләкәч өчен кирәк–яраклар да барлыкка килә. Ә йортның түренә, иң кадерле татлы “җимеш”не куенына алып, бишек эленә. Әнисенең, әбисенең моңлы бишек җырлары аша сабый күңеленә миһербанлылык, шәфкать орлыклары салына. Бар күңелен, назын биреп, сабыен иркәләп җырлаган ананың теленнән яңгыраган назлы аһәңле иркәләү сүзләре җыр–моңнарына күчә. Белем һәм тәрбия бирү көченә ия, сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итүче бишек җырлары турындагы хисләрен шагыйрьләребез шигырь юлларына салып, аларга композиторларыбыз моңлы көйләр иҗат иткәннәр.
Әле кайчан гына бишек бәбие булган балалар, бакча тәрбиячеләре, әти–әни, әби–бабайлары тырышлыгы белән үзләре тыңлап үскән бишек җырларын өйрәнеп, бәйрәмдә тамашачыга бүләк иттеләр. Тамашачылары да иң якыннары шул: әниләре, әбиләре, тәрбияче апалары. Алар өчен моннан да зур бүләк бар микән?! Бишек җырларын башкаруда һәр төркем тырышлык күрсәтте, хәтта икешәр чыгыш әзерләгәннәр. Кечкенә төркем чыгышында өч яшьлек нәниләрнең бала арбасын (бу аларның иң якын уенчыклары) тирбәтеп җырлаулары иң матур күренешләрнең берсе булды. Бәйрәмдә бакча балалары, үзләре генә җырлап–биеп калмыйча, курчаклары – бәбәйләре белән дә биюләр башкардылар.
Халык иҗатының мәрҗәне, гүзәл сүрәтләре салынган ана телебезнең нинди серле көчкә ия икәнлеген аңлаткан чараны үткәрүдә башлап йөрүчеләр татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Р.Камалова, музыка җитәкчесе Й.Абдуллина, физик тәрбия буенча инструктор Г.Мөхәммәтгалиева зур тырышлык куйган.
Балаларга бию хәрәкәтләре, җырлар, шигырьләр өйрәтү тәрбиячеләрдән күп көч, сабырлык таләп итә торган хезмәт. Моны әти-әниләр дә аңлый. Шундый хезмәтләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек теләп, бакчага йөрүче Ирекнең әбисе балаларын тәрбия-ләгән өчен бакча коллективына барлык әти-әниләр, әби-бабайлар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Арчаның 2нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасында тарихыбызны чагылдыручы милли-мәдәни, шулай ук фольклор һәм ана телен өйрәнүгә корылган чаралар еш уздырылып тора. Балаларга татар халык иҗатын өйрәтүне алга куеп, аларның милли җанлы булып үсүләрен әнә шулай күңелле чаралар аша үтемле итәргә тырыша коллектив. Бакчада узган “Татар халык авыз иҗаты” фестивале шуның мисалы. Бишек җырларын искә төшерүдән тыш, атналык кысаларында татар халык әкиятен сәхнәләштерү, “Казан арты” тарих-этнография музеена сәяхәт, татар халык уеннарын өйрәнү буенча тәрбиячеләр өчен “Җомга көн кич белән” дигән осталык классы, “Балачак — уйнап-көлеп үсәр чак” дигән күңел ачу кичәсе үткәрелде.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз