Рәфинә ник шаккаткан

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Рәфинә ник шаккаткан
Шаккатырсың да, беренче тапкыр килүе ич аның китапханәгә. Яшь тә өч ай гына әле аңа. Әнисе үзенә сеңелкәш яки энекәш алып кайтам, ди. Күрче, китапханәче апалары әни булырга җыенганнарны дәшкән ич бирегә.
Рәфинә, күзләрен зур итеп ачып, тирә-юньне күзәтте. Рәхәт, тыныч, матур монда. Акушер-гинеколог Галия Әхмәдуллина, балалар табибәсе Алия Гайнуллина, шәф-кать туташы Энҗе Ильясова, 4 бала әнисе Резеда Гыйләҗева, олы тормыш тәҗрибәсе туплаган апа-әбиләр һәм булачак әниләр сәламәт бала тудыру һәм аларны исән-имин, тәүфыйклы итеп үстерү турында сөйләшү өчен китапханәнең уку залына җыелдылар. Булачак әниләрне күргәч, өлкәннәргә хезмәт күр-сәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимовадан, ничек җыя алдыгыз, дип сорадым һәм хатын-кызлар консультациясе аша, дигән җавап ишеттем. Афәрин китапханәчеләр, нинди генә темага алынмыйлар?! Әниләр көне уңаеннан оештырылган, башкаларныкына охшамаган, кабатланмас әдәби-тематик кичә.
Очрашуны китапханәчеләр Миләүшә Кәлимуллина белән Рузилә Габделхакова алып барды. Бик матур җырлый да алар. Бертөрле тыныч, рәхәт мохит. Электән зыялылар, иҗат кешеләре аулак урыннарда (фатир, кунакханә бүлмәсе һ.б.) шигырь укыганнар, җыр башкарганнар, сөйләшеп утырганнар. Ә бүген мондый иҗади рухтагы җанга рәхәт мизгелләрне китапханәләрдә тоемларга була. Керик әле китапханәләргә... Бетмәс мәшәкатьләрне читкә куеп.
Һәр чыгыш зур кызыксыну белән тыңланды. Табиблар сәламәт бала табу өчен нинди киңәшләрне тотарга, сабый дөньяга аваз салгач ничек карарга, тәрбияләргә кирәклеге турында җентекләп сөйләделәр, шәфкать туташы хәтта яшь баланы дөрес итеп биләүләргә өйрәтте, киңәшләр брошюраларын өләште. Алар яшь әниләр өчен көн дә актарып карый торган өстәл китабына әйләнер. Бала багып карамаган тәҗрибәсез әниләр өчен энциклопедия-китаплар һәрдаим кирәк булачак. Ә аларның китапханәдә ниндиләре генә юк. Китапханәчеләр ул китаплар белән таныштырып чыктылар.
Дәү әниләргә дә сөйләр сүз бар бүген. Баланы бишек җыры белән йоклату, уянгач, үс-үс итеп тән яздыру, такмаклар әйтеп биетү, сикертү, тезләргә утыртып, үчтеки-үчтеки итү, күкләргә чөю, качыш һәм башка уеннар уйнату — болар барысы да ана белән баланың күренмәс җепләр белән бәйләнеше, сабыйның сәламәт мохиттә үсүе. Китапханәдән алып китапларын да укысаң була. Китапханәчеләр бик рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә әзерләр. Сөбханалла (күз тиюдән саклый) әйтә-әйтә балаңны сөяргә, һәр эшкә бисмилла әйтеп тотынырга кирәклеге турында да киңәш итте дәү әниләр. Ислам әхлагы һәм гадәтләре нигезендә тәрбияләнгән балалар инсафлы булып үсәләр, диде алар.
...Ә Рәфинә, бар нәрсәгә гаҗәпләнеп, абына-сөртенә йөреп торды, “дөнья” гизде. Күзләр нәни кызчыкта гына. Йөзләрдә елмаю. Ярый әле шушы сабыйлар бар. Алар булмаса, Әниләр көне дә, бүгенге очрашу да булмас иде.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International