Район Советы утырышында

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Район Советы утырышында
14 декабрьдә Арча район Советының чираттагы XXIV утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ачты һәм алып барды.
Утырышта “Арча муниципаль районының 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында” финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады. (Әлеге көн тәртибендәге мәсьәлә буенча карар газетабызның киләсе санында басыла).
Арча муниципаль районы башкарма комитеты рәисе Илшат Галимуллин “Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2012 елдагы эше һәм 2013–2014 елларга районның социаль-икътисади үсеше фаразы турында”гы чыгышында районның икътисад һәм җәмәгать тормышының күп юнәлешләрендә алдынгылык позициясен саклавын билгеләп үтте.
— Тулаем алганда, 2012 елны 2008–2009 еллар кризисы һәм 2010 елдагы корылык нәтиҗәләрен торгызу елы дип әйтергә мөмкин, — диде ул.
Авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләр начар түгел. Агрофирмаларда да, шәхси хуҗалыкларда да терлекләр саны арта. Хәзерге вакытта районда 53330 мөгезле эре терлек, 1058 ат, 11100 сарык бар. Аларның соңгы елларда ныклап төзекләндерелгән торакларда асралуын, азык белән тулысынча тәэмин ителүен исәпкә алсак, терлекчелек тармагының нәтиҗәле эшләвенә тулы ышаныч бар. Унбер айда ит җитештерү — 3, сөт — 1, үрчем алу 3 процентка артты.
Әмма авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре түбән булу финанс-икътисад күрсәткечләрен яхшырту мөмкинлеге бирмәде, ә чыгымнар арта. Быел акча кереме узган елгының 90 проценты чамасыннан артмас кебек.
Районда авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Барысы 10 меңнән артык шәхси яр-дәмче хуҗалык бар, аларда мөгезле эре терлекләр-нең — 25, сыерларның — 30, атларның — 50, сарыкларның — 85, кошларның 100 проценты асрала. Аларның продукция җитештерүдәге өлеше дә шул чама. Урта Курса авыл җирлеге шәхси яр-дәмче хуҗалыкларны үстерү буенча республикада иң яхшы дигән исемгә лаек булды. Иске Кырлай авыл җирлегендә 6 гаилә фермасы уңышлы эшли.
Район икътисадын үстерүдә бюджетны тотып торучы предприятиеләр аерым урын били. Аларга “АСПК”, сөт комбинаты, элеватор, ЗУЭС, “Татавтодор” филиалы, РЭС, “Газпромтрансгаз”, “Водоканал-Сервис” ширкәтләре, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте керә. “АСПК” акционерлык җәмгыяте елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. 11 айда 600 мең кирпеч күбрәк чыгарылды, җитештерү күләме (суммаларда) 28 процентка артты. “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятендә үсеш 17 процент. Әлеге исемлектәге сөт комбинатында эшләр шәптән түгел. Соңгы 4 елда ул тулы көчкә эшләми, сөт тапшыручыларга бурычлы. 1 декабрьгә җитештерү күләме узган ел белән чагыштырганда 79 процент тәшкил итә. Бу предприятие начар эшләгәне өчен узган ел да тәнкыйтьләнгән иде.
Торак-коммуналь һәм элемтә хезмәтләре күр-сәтүче предприятиеләр елны әйбәт күрсәткечләр белән тәмамлый.
Сәүдә өлкәсендә сан да, сыйфат та үсү ягында. “Магнит”, “Эссен”, “Тәмле” кебек эре сәүдә челтәр-ләре барлыкка килде. “Круг”, “Тайд-Фойл” шир-кәтләре сәүдә әйләнешен арттыруга ирештеләр. Шул ук вакытта Арча сәүдә идарәсе предприятиеләрендә ул кимеде.
Хәзерге вакытта районда 1500 кече сәүдә субъекты теркәлгән, аларда 2600 кеше эшли, бу барлык эшләүчеләрнең 17 проценты. Әмма әлегә район 1000 кешегә туры килгән эшмәкәрләр саны буенча республиканың уртача күрсәткеченнән калыша.
2012 елда 29 мең кв. метр торак төзелергә тиеш иде, һәм ул уңышлы үтәлде. 2013 елга төзеләчәк объектлар исемлеге расланды.
1 декабрьгә район буенча уртача хезмәт хакы — 13221 сум. Иң түбән хезмәт хакы мәдәният өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгында. Кайбер предприятиеләрдә хезмәт хакы түбән булу, салымнарны вакытында түләмәү бюджетның керем өлешен үтәүдә кыенлыклар тудыра. 19 эре һәм уртача предприятиеләрнең салым буенча бурычлары 26 млн. сумга җиткән. Аның 60 проценты “Вамин” хуҗалыкларына туры килә. “Союз-агро”, “Тукай” хуҗалыклары физик затларга салымны түләүне гомумән кирәк дип санамый.
2013–2015 елларга әзерләнгән социаль-икътисади үсеш фаразында демографик хәлне яхшырту, гомер озынлыгын арттыру, кешеләр сәла-мәтлеген ныгыту төп бурычлар итеп куела.
Утырышның көн тәртибендәге өченче мәсьәлә — “2013 елга “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” муниципаль максатчан программасын раслау турында” башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин чыгыш ясады.
Депутатлар башка тикшерелгән мәсьәләләр буенча да карарлар кабул иттеләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International