Түбән Мәтәскәдән сугыш ветераны Шакир Фәсәхиев Казаннан госпитальдән туган авылына кайта. Кайтып, азрак хәл алгач, рәтләнгәч авыл кызы Һавага өйләнә
– Авылда әтине кладовщик итеп эшкә куялар, – дип сөйли кызы Рузилә ханым. – Аннан тегермәнче булып эшләде. Тегермән бездән ерак түгел иде. Бер аяксыз булса да, бөтен эшне дә эшләде. Урындыгы бар иде. Утырып кар да көрәде, утын да кисте, ярды да, тактаны да шомартты...
Шакир белән Һаваның 6 баласы исән-сау үсә. Һәм алар бүген дә исән-сау.
– Без сигез булганбыз, икесе үлгән, – дип сөйли Рузилә апа. – Без ике кыз, дүрт малай үстек: мин – Рузилә, Даниял, Нурзидә, Данир, Шамил, Камил. Олыбыз Илдар 1946 елда туды. 1948 елда мин. Илдар 7 яшендә тамагына нәрсәдер чыгып, шуннан китеп барды. Сталин үлгән көнне үлгән ул. 5 мартта. 1953 елны. Бөтен авыл халкын клубка еларга җыйганнар. Соңыннан: “Без Сталинны түгел, Шакирны, улы Илдарны кызганып еладык”, – дип сөйләгәннәр. Илдар авыл буйлап җырлап йөри торган булган, бөтен авыл халкы яраткан аны. Гомерсез булды шул... Әти үзең исән вакытта балаңны җирләү иң авыр хәсрәт, ди торган иде. Мин кияүгә чыккач, улым туды, Илдар дип куштык. Әтинең куанып, яшь баланы исни-исни яратуы әле дә күз алдымда. Ильяс исемле энекәшебез 40 көннән үлде.
... Без Түбән Мәтәскәдә Рузилә апа Хөснетдиновалар өендә сөйләшеп утырабыз. Арчадан кызы Гөлнур да монда. Түбән Мәтәскәдә самовар–чишмә янында төп йортта яшәүче Шамил белән хатыны Гөлсәрия дә килеп керде. Алар пенсиягә чыккач, төп йортка яшәргә кайтканнар.
– Әти сугыш турында сөйләргә яратмый иде, – дип сөйли Шамил.
Бер аяксыз булса да, әтиләре ел саен ВТЭК (комиссия) торуын, аягын линейка белән сантиметрлап үлчәүләрен исләре китеп сөйлиләр. “Нәрсәгә ел саен әтине интектереп йөрткәннәрдер инде, ул киселгән аяк үсми бит инде!” – диделәр күңелләре әрнеп.
– Безнең әни Һаваны әби белән бабай (Хатимә–Шәвәли) алып үстергәннәр, – дип сөйли Рузилә ханым. – Аларның балалары булмаган. Шуннан болар күрше авылда гына бер артык бала барлыгын ишетәләр. Баланы алып кайталар. Әмма имчәк яшь балага нәрсә ашатырга белмичә болар баланы кире теге гаиләгә илтәләр. Бер-ике генә ай имезеп тор, аннан алып кайтырбыз баланы, дип үтенәләр. Баланы калдырып чыгып китә болар. Капкадан чыгуга ачыргаланып елаган бала тавышына киредән керсәләр, тегеләр баланы ишегалдына салкынга чыгарып куйганнар. Шулай итеп, яңадан баланы алып кайтып китә болар. Безнең әти каршы якта гына яшәгән менә шушы кыз Һавага өйләнә.
Авыл халкы: “19 яшьлек кыз аяксыз кеше белән яши алырмы икән?” – дип икеләнә. Ә яшьрәк кызлар: “Һава апа Шакир абыйга барган”, – дип кызганып елыйлар икән... Шунда авылдашлары Рауза апа: “Һава бүген туйганчы кабартма ашый, ичмасам”, – дип тынычландырган тегеләрне.
Матур гомер кичерә алар. Тәртипле балалар үстерәләр. Балалар... сөйләшү өчен монысы икенче тема.
Шакир абый 54 яшендә мәрхүм була. Ә Һава апа 69 яшенә кадәр яши. Гыйбрәтле язмышлар. Уллары Даниял әнисенең исемен мәңгеләштерү максатыннан самовар–чишмә ясатып куя. Түбән Мәтәскәдән ерак түгел Шакир чишмәсе дә бар. Шакир белән Һаваның гомерләре озын булмаса да, алар халык хәтерендә озак сакланыр әле.