– Билгеле, башта укыттылар, – дип искә ала Вәлиулла Гатауллин ул елларны. – Хәзер армиядә 1 ел хезмәт итсәләр, безнең уку гына да 10 ай барды.
Шуннан Камчатка утравындагы бер су асты көймәсенә моторист итеп билгелиләр. Яхшы хезмәт итә, ел ярымнан ял бирәләр үзенә. Ялдан килүгә үзгәрешләр, яңа экипаж туплап Кара диңгездәге Севастополь шәһәренә, аннан Северодвинскийга җибәрәләр. Яңа су асты көймәсендә диңгез һәм океаннарда йөзеп 4 елдан Казан шәһәренә кайтып төшә. “Урак–Чүкеч” заводына эшкә урнаша. Гомуми торакта яшәп слесарь, аннан токарь булып өч сменалы эштә эшли. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укып урта белем ала.
Заводта аны яраталар, Казан шәһәренең Киров районында халык депутаты итеп сайлана. Завод директоры берничә тапкыр үзенә сөйләшүгә чакырып китмәскә үгетли (егет Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә), сине республика Югары Советына депутат итеп сайларга уйлап торабыз, ди. “Мин завод директоры Рәхимкуловка бик рәхмәтле, аның тәкъдимнәрен кире каккач, кызганып та куйдым үзен”, – ди.
Шулай итеп 1969 елның октябрендә Алабугадагы махсус урта милиция мәктәбендә укый башлый. Шунда ул мәдәни агарту училищесында укучы Хәсибә исемле кыз белән таныша. Танышулары үзе бер кызык. Укырга кереп милиция киеме киеп алгач күбесе карточкага төшәргә йөгерә. Анатолий дигән курсант үзенең фотосын алып кайткан. Фотограф конвертына бер негатив та салган булган. Анда 3 кыз төшерелгән. Анатолий: “Анда татар кызлары гына икән”, – дип негативны Вәлиуллага бирә. Вәлиулла әлеге негативтан карточка ясый. Кызларның берсенең кара чәчлесе һәм иң чибәренең фотосын, бер очратырмын әле, дип кесәсенә тыгып куя.
Алабугадагы педагогика институты, мәдәни-агарту, фельд-шер-акушерлык училищелары кызлары биергә болар училищесына килә. Беркөнне бию вакытында дусты Вәлиуллага бер кызга күрсәтеп: “Әнә теге кап-кара чәчле кызны мин карап торганда гына да 5–6 егет биергә чакырды, берсе белән дә чыкмады, сиңа чыкмый калмас, чакырып кара әле”, – ди. Егет барып чакыра, әмма аның белән дә чыкмый. “Алайса карточкаңны бирмим!” – ди Вәлиулла. Кыз “Нинди карточка ул? – дип күрсәтүен сорый башлый. Күрсәткәч сораулар тагын арта: ничек һәм каян алдың? Менә шулай танышып китә алар һәм 1970 елда өйләнешеп тә куялар. 1971 елның март аенда кызлары туа. Шушы ук елның июль аенда Вәлиулла лейтенант дәрәҗәсе алып юллама белән Арча районына эшкә җибәрелә.