Алда авыл эшчәннәрен җаваплы чор көтә. Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың, дигәне дә бар

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

1 апрель – Көлке көне. Әмма көләсе килми. Алдарга тырышучылар җитәрлек, әмма барыбер көлке түгел

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән “Кырлай” хуҗалыгына барабыз. Икебездә дә битлекләр, юлда сирәк-мирәк очраган машиналарда да битлек кигән кешеләр утыра.

– Механизаторлар да битлек кидеме икән! – дип кызыксынам.

– Барлык хуҗалыкларда да оператив штаблар төзелде, һәркемгә куелган таләпләр аңлатылды, – диде Ренат Мансурович. – Ничек үтәлгәнен хәзер карыйбыз.

Уҗым басуында “Роса” агрегаты ашлама төяргә тукталган. Андагы ике кеше дә битлекләр кигән, күзләре генә күренеп тора. “КамАЗ” шоферы Рафил Мөхәммәтханов, “Роса” агрегатында эшләүче Айнур Мәннанов икән. Бераздан “Нива” машинасында агроном Рәмис Абдрахманов та килеп җитте.

– Юлларда туктаткалыйлармы? – дим.

– Балтач белән чиктә пост куйганнар, туктатып тикшерделәр, ул яктан бар да тәртиптә минем.

Шулай барыбыз да тәртипле булсак, шомга салган чир дә чигенер. Шул ук вакытта игенченең өйдә утыра торган вакыты түгел, тәкъдим ителгән саклык чараларын үтәп, кичектергесез эшләрне башкарырга кирәк.

– 650 гектарда күпьеллык үләннәрне, 610 гектарда уҗымнарны тук-ландырдык, – ди агроном. – Уҗымнарга бер гектарга центнер ярым, күпьеллык үләннәргә ике центнер исәбеннән кертәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International