Эш атнасы булмаган чорда эш оештыру һәм хезмәткәрләрнең хокуклары буенча сораулар һәм җаваплар

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне  игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы кемнәргә кагыла?

Эш бирүче Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эшләми торган көннәр  игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указын үтәргә тиеш.

Указның 2 пункты нигезендә ул түбәндәге хезмәткәрләргә кагылмый:

а) өзлексез эшләүче оешмалар;

б) медицина һәм даруханә оешмалары;

в) халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар;

г) гадәттән тыш хәлләр, халыкның тормыш-көнкүрешен куркыныч астына куя торган шартларда яисә башка очракларда кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар   яисә нормаль тормыш шартларын тәэмин итүче оешмалар;

д) кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы оешмалар.

Указның 3-5 пунктлары белән билгеләнгәнчә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары Указ гамәлдә булган чорда дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук әлеге органнар һәм оешмаларның эшләвен тәэмин итүче хезмәткәрләр санын билгели.

30 марттан 3 апрельгә кадәр эшне дәвам итүче оешмалар даирәсе түбәндәге документлар белән билгеләнгән:

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 мартындагы 762-р номерлы күрсәтмәсе (Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, субъекттагы санитар-эпидемия хәленнән чыгып, регионнар дәрәҗәсендә әлеге исемлеккә үзгәрешләр кертергә хокуклы) http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202003300002;

Эш бирүчеләргә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны кисәтү буенча оператив штаб утырышында хупланган эш көннәре режимын куллануга (таратуга) карата тәкъдимнәр http://static.government.ru/media/files/1rCRXQFzANZQKsZ0OJAuTaXma9xzMqa4.pdf;

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы нигезендә хезмәткәрләргә  һәм эш бирүчеләргә тәкъдимнәр:

https://rosmintrud.ru/labour/relationship/379

https://rosmintrud.ru/labour/relationship/380

Указ кагылмый торган оешмалар хезмәткәрләре хезмәт вазыйфаларын, шул исәптән читтән торып (өйдә)  башкаруларын дәвам итәләр. Шул ук вакытта яңа коронавирус йогышлы авыруын профилактикалау буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк.

Калган компанияләргә эшләми торган атнада эшне туктатырга кирәк.  Читтән торып эшләү режимындагы  хезмәткәрләр, эш бирүче белән килешеп, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм яңа коронавирус йогышлы авыруын профилактикалау буенча Роспотребнадзор таләпләрен мәҗбүри үтәү шарты белән, Указның гамәлдә булган вакытында аны дәвам итәргә хокуклы.

Эшләми торган вакыт өчен хезмәт хакын кем түли, эш бирүче хезмәт хакын яисә окладны киметә аламы?

Указ нигезендә эшләми торган көннәр өчен хезмәт хакы сакланып кала. Календарь айда (2020 елның март, апрель айлары) эш көне булмау хезмәткәрләргә эш хакын киметү өчен нигез булып тормый.

Эшләгән вакыт өчен түләү (сдельно) алучы хезмәткәрләргә  эшләми торган көннәр өчен эш бирүченең локаль норматив акты белән билгеләнә торган тиешле түләү түләнә. Бу максатларга чыгымнар суммасы тулы күләмдә хезмәткә түләү чыгымнарына карый.

Указның гамәлдә булуы кагылмый торган оешмалар хезмәткәрләренә түләү гадәти рәвештә башкарыла, чөнки эшләми торган көннәр ял яки бәйрәм көннәренә керми.

 Арттырып түләү эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль билгеләнергә мөмкин.

Указ гамәлдә булган чорда чираттагы ял булса нишләргә?

Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәр дип игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы нигезендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр, хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәр билгеләнгән.

Әгәр хезмәткәр 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр чираттагы ялда булса, бу көннәрдә ял озайтылмый.

Указ гамәлдә булган чорда табельне ничек алып барырга?

Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәр дип игълан итү турында» Указы нигезендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәр билгеләнгән. Календарь айда (2020 елның март, апрель айлары) эш көне булмау хезмәткәрләргә эш хакын киметү өчен нигез булып тормый.

2013 елның 1 гыйнварыннан «Бухгалтерлык исәбе турында» 2011 елның 6 декабрендәге 402-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Дәүләт статистика комитетының 1 номерлы карары белән расланган хезмәтне һәм аны түләүне исәпкә алу буенча унификацияләнгән формалар куллану мәҗбүри түгел. Эш бирүчеләр, аның түләүле булуын исәпкә алып, эш вакытын исәпкә алу табелендә чагылдыру өчен кодны мөстәкыйль билгели алалар.

Указны үтәмәгән өчен штраф санкцияләре

Президент Указын үтәмәү, аерым алганда, эшләми торган көннәрдә  эшне дәвам итү хезмәт законнарын бозарга мөмкин.

 Эшләргә тиешле категория оешмалар хезмәткәрләре булмаган оешмалар хезмәткәрләрен, эшләми торган  көннәрдә  хезмәт хакын киметү яисә эштән азат итү белән янап хезмәт вазыйфаларын үтәргә мәҗбүр иткән очракта, хезмәт инспекциясенә хәбәр итәргә кирәк.

Кергән мәгълүмат нигезендә эш бирүчегә хокук бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелә, шулай ук хезмәт инспекциясе тикшерүе үткәрелә. Әлеге фактлар расланган очракта,  эш бирүчегә җитешсезлекләрне бетерү таләбе белән күрсәтмә бирелә. Хокук бозуларны бетермәгән өчен вазыйфаи затларга 1 меңнән 20 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән.

Хезмәткәрнең хокуклары торгызыла, эш бирүче җаваплылыкка тартыла.

Хокук бозу очраклары турында үз төбәгеңдәге хезмәт инспекциясенә, шулай ук «Онлайнинспекция.рф» порталындагы «Коронавирус: кайнар линия» сервисы аша хәбәр итәргә мөмкин.

Игътибар итегез, әгәр компания хезмәткәрләре читтән торып эшли икән, бу очракта хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкин.

Указ гамәлдә булган чорда хезмәткәрне эштән азат итәргә мөмкинме һәм  аны ничек рәсмиләштерергә?

2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эшләми торган режимга кагыла һәм хезмәткәрләре эшләми торган оешмаларда бу чорда хезмәт мөнәсәбәтләрен туктатуны рәсмиләштерү гамәлгә ашырылмый.

Оешма эшен дәвам иткәндә, 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәр нинди шартларда өйдә калырга тиеш?

Эш бирүче Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эшләми торган көннәр игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указын үтәргә тиеш.

Указ кагылмый торган оешмалар хезмәткәрләре хезмәт вазыйфаларын, шул исәптән читтән торып (өйдә)  башкаруларын дәвам итәләр. Шул ук вакытта яңа коронавирус йогышлы авыруын профилактикалау буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International