65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче үз-үзеңне изоляцияләү режимын сайлаган гражданнар 6 апрельдән 19 апрельгә кадәр хасталык кәгазе ала алачак. Карантин белән бәйле рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү өчен гражданнардан нинди дә булса документлар тутыру таләп ителми. Хасталык кәгазе өчен түләү гражданнарга турыдан-туры социаль иминият фондыннан җибәрелә.
"Пандемия шартларында без өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзләрен изоляцяләү режимында калу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Элегрәк Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне өйдән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим иткән иде. Эшләве өйдән торып мөмкин булмаган өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын тәэмин итү өчен 65тән өлкәнрәк эшләүче гражданнар өчен хасталык кәгазе алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды», – дип белдерде Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Эш бирүче хәвефле төркемдәге гражданнарны хезмәт хакын тулысынча түләү шарты белән өйдән торып эшкә күчерергә яки вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие рәсмиләштерү өчен социаль иминият фондына тапшырырга тиеш булачак.
Өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиене исәпләү гомуми кагыйдәләр буенча узачак. Стажы 8 елдан артык булганнарга эшкә яраксызлык көннәре өчен 100% күләмендә түләнә. База итеп уртача айлык хезмәт хакы алына, әмма максималь мөмкин булган пособие күләменнән артмый (уртача максималь күләм-69961,65 сум).
Пособиеләрне түләү Россия СИФ тарафыннан электрон хасталык кәгазе формалаштырылганнан соң 7 календарь көн эчендә күрсәтелгән чор өчен бер тапкыр башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, элек ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Социаль иминият фонды белән берлектә чит илдән кайткан һәм алар белән бергә яшәүче гражданнарга вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие билгеләү механизмы гамәлгә ашырылган иде.