Егет чагы

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Заһир абый 90 яшьлеге белән котларга килүче район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдиновны һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллинны баскыч төбенә үк чыгып каршы алды.

Сөбханалла! Яшьләргә тиңләшерлек өлкәнәю һәркемгә тисә икән лә ул! Аралашу барышында яшь калу серләре берникадәр ачылды бугай. Әнисенә дә 90 яшьне узганчы яшәү насыйп булгач, нәселдәнлек тә роль уйный. Гел хәрәкәттә икән Заһир абый. “Кыш буе чаңгыда йөри ул. Быел да туктамады, бакча буйлап йөрде. Әнине дә калдырмый иде, быел әнинең аягы сынып, чыга алмады. Әти кышын без кайтышка капка төбе, ишегалларын кардан көрәп куя, мунчаны ягып каршы ала”, — ди балалары. Менә ул озын гомерле булып, яшь булып яшәү сере — хәрәкәт!

Аллаһы Тәгалә тагын бер олы бүләге белән бүләкләгән Заһир Гариповны – хатыны Әнисә апа белән 66 ел пар канат булып яши алар. Казанда өйләнешеп, балалары тугач 40 көне тулмаган сабыйны күтәреп кышкы салкында Арчадан җәяү Акчишмәгә кайтканда Заһиры әллә ниләр вәгъдә итмәсә дә, риза булып кайткан Әнисә апа бәхетенә ияреп кайтканын шул вакытта ук аңлаган. Авыл халкы өчен дә игелекле килен була ул: әлегәчә, ел саен үсентеләре, яшелчәләре белән халыкны кинәндереп, рәхмәтләрен җыеп яши. Элек авыл балаларын 1 сентябрьгә бакчасында чәчәкләр үстереп биреп озата торган булган.

6 кызның төпчек энеләре булып туган Заһир абыйга 3 сыйныфтан ары уку насыйп булмаса да, сәләте, тырышлыгы белән ярты гасыр төзелеш бригадиры булып яшәү насыйп була. Хезмәттә дә пар килгән алар – 62 ел фермада  эшләгән Әнисә апа белән икесенең стажын бергә кушсаң, гасырдан артып китә. “Яшьләр дә хезмәтне яратып яшәсен иде”, — дип юкка әйтми Заһир абый. Алар эштән башка тормышны күз алдына китермәгән буын вәкилләре.

...Бабайның кесәсендә телефон тавышы тынмый, әле бер, әле икенче онык шалтыратып туган көне белән котлый. Заманында 5 баласының 10 дәүләтен, оныкларын җәй буе карашып үстерешкән чакта тормышның төрле чагы булса да, бүгенге көндә балаларның, оныкларның, оныкчыкларның аларны кайгыртып яшәве зур бәхет.

 

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International