6 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды
Аны министр урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов озатып йөрделәр.
Министр Яңа Иябаш авылында яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән йортларны карады. Аннан соң “Кырлай” ширкәтенең яшелчә саклагычында, катнаш азык әзерләү цехында, машина-трактор паркында, теплица хуҗалыгында булды, уҗым басуында тукталды.
“Кырлай” хуҗалыгы республикада иң күп бәрәңге үстерүче хуҗалык. Җитәкчесе Марат Кәримов хәзерге вакытта башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Утырту бәрәңгесен әзерлиләр. Теплицада кәбестә, салат орлык-лары чәчәләр. Техника әзер, уҗымнарны тукландырып чыктылар, зәп җирләрен, күпьеллык үлән басуларын тырмалыйлар.
Мөндеш авылында фермер Хәлим Гарипов министрга үзенең эшчәнлеге турында сөйләде, яңа төзелгән терлек торагын күрсәтте. Хәлим Гарипов районда иң уңышлы эшләүче фермерларның берсе. Ул дәүләтнең ярдәме зур булуын әйтте. Хәзер саву залын эшләп бетерәсе бар, бозаулар өчен торак кирәк булачак.
“Казанка” хуҗалыгы басуларыннан үткәндә министр яшел хәтфә булып утырган уҗым басуында тукталды. Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров арыш игү технологиясе турында сөйләде. Биредә пар җирләре белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Узган ел арышның гектарыннан 40 центнерга кадәр уңыш алдылар. Уҗымнар быел да яхшы хәлдә кышлап чыккан.
“Курса МТСы” шир-кәтендә Марат Җәббаров орлык эшкәртү линиясен, ындыр хуҗалыгын карады. Техниканың әзерлеге белән кызыксынды. Басуларда 12 агрегат эшли.
Министр Якты Көн авылында Радик Бариевның кошчылык фабрикасында булды.
“Яңарыш” хуҗалыгында игенчелектә дә, терлекчелектә дә цифр-лы технологияләр уңышлы тормышка ашырыла. Министрга шуларны тәкъдир иттеләр. Марат Җәббаров әлеге яңалыкны башка хуҗалыкларга кертү кирәклеген әйтте.
Ильяс Фәттахов