"Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләре ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. Программа порталында 10 апрельгә республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.
Сайт халыкка үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашырга һәм кире элемтәгә керергә мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында шулай ук халыкның тәкъдимнәре «Безнең ишегалды» программасының Бердәм кайнар линия номеры буенча 8 (800) 27-5-2020 кабул ителәчәк. Халыкны үз ишегалларының проектлары белән танышырга һәм кире элемтәгә керергә чакырабыз.
Яшәүчеләрнең тәкъдимнәре «Безнең ишегалды» программасы сайты аша план-схемалар урнаштырылганнан соң өч көн эчендә – 12 апрельгә кадәр кайнар линия буенча көтелә.
Ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру критерийлары нигезендә төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ишегалды территорияләрен ремонтлау программасы буенча элегрәк ремонтланмаган ишегаллары керә. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләр: юлларны һәм тротуарларны, урам утларын ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар кую, балалар мәйданчыкларына вак таш –ком катнашмасы җәю, шулай ук каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары ясау.