Узган ай башында район башлыгы Илшат Нуриев Арчадагы традицион каратэ осталары белән очрашты, аларга үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләре тапшырды һәм яшь каратистларның күрсәтмә чыгышларын карады.
Арча укучылар сараенда традицион каратэ белән шөгыльләнүләре турында хәбәрдарбыз. Хезмәттәшебез Гүзәл Зәйнуллинаның улы Мурат күп тапкырлар дәрәҗәле ярышларда катнашып, җиңүләр яулап кайтты. Танышларыбыз Миләүшә һәм Фоат Нотфуллиннарның уллары Искәндәрнең медальләре дистәдән артык. Әле 3 мартта гына да ул Новосибирскида үткән Россия Чемпионаты һәм беренчелегендә катнашып, өч беренче урын белән кайтты. Өченче көрән билбау иясе Искәндәрне ТНВ каналында “Шаян ТВ”га кунакка чакырдылар. Традицион каратэ белән ул 2016 елдан бирле шөгыльләнә.
Ә районда традицион каратэ секциясе 2014 елда эшли башлады. Ул вакытта 10-15 бала йөрсә, хәзер аларның саны 60ка җиткән. Араларында мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә бар. Хәтта кызлар да спортның бу төрен үз иткән. Шөгыльләнеп кенә калмыйлар, республика, бөтенроссия, халыкара ярышлар һәм турнирларда да катнашалар. 2019-2020 елда гына да традицион каратэ буенча VI Балалар Европа Кубогында, VII Россиянең Традицион Каратэ Берләштерелгән Федерациясе, XII Россия чемпионаты һәм Традицион Каратэ Берләштерелгән Федерациясе беренчелегендә катнаштылар.
Бу егетләр һәм кызларны кем берләштерде һәм традицион каратэ серләренә төшендерде соң? Ул балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә ихтирам иткән педагог, тренер, V дан кара билбау иясе, күп тапкырлар Россия, Дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры, Татарстан Республикасының традицион каратэ федерациясе директоры, 28 ел каратэ белән шөгыльләнгән, 22 ел тренер стажы булган Саргсян Геворг.
– Тренер яхшы булса – җиңүләр дә яулана. Уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә дә җиңүләр яулавыгызны телим, – диде Илшат Нуриев. – Спорт белән шөгыльләнүегез, кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгыз үзе үк зур җиңү.
Гөлсинә Зәкиева