Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Полис, димәк, бушка
2012 елның 22 декабре, шимбә
Полис, димәк, бушка
Район поликлиникасының актлар залында, Казаннан “Ак Барс-Мед” иминиятләү компаниясе” ширкәте филиалы директоры Рәшит Абдуллин, иминиятләнүчеләрнең хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Минсалих Сәхапов кайтып, түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр.
Анда компаниянең Арча районындагы вәкиллеге баш белгече Г.Ибәтуллина, район хастаханәсе баш табибы урынбасарлары, полис ияләре яки иминиятләнүчеләр катнашты.
Рәхмәт, Казаннан кайтып, без, гади халыкны, кайгыртып йөргәннәре өчен. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә мәҗбүри медицина иминиятләү полисын сорыйлар икән, димәк, бушлай дәвалану мөмкинлеге бар. Халык арасында, бушка медицина хезмәте бетә икән, дигәнне дә ишетергә туры килгәли. Кешелек җәмгыятендә моның беркайчан да булуы мөмкин түгел, дип ышаныйк. Авырып китеп кесәңдә акчаң булмаса, аягыңны сузасың, дигән сүз бит бу. Түгәрәк өстәл артында — бушлай медицина хезмәте күрсәтү буенча нинди аңлашылмаучылыклар, проблемалар, уңай күренешләр бар — шулар турында сөйләшенде.
— Киләсе елда универсаль электрон карталар гамәлгә керә башлый,—дигән яңалыкны әйтте филиал директоры Рәшит Абдуллин. Әлегә иске һәм яңа үрнәкләре кулланышта йөри.
Өч медицина иминиятләү компанияләренең барлыгын да белеп торыйк. Алар: “Ак Барс-Мед”, “Коткару” (“Спасение”), “Чулпан-Мед”. Ихтыярың, кайсын сайлап аласың. Мәсәлән, минем үземә барыбер кебек, ияләнгәнендә — “Ак Барс-Мед” компаниясендә калачакмын. Гади генә әйткәндә, мин бу компаниянең иминиятләнүчесе икән, ул минем турыда кайгыртырга, ягъни күрсәтелгән медицина хезмәтенең сыйфатына контроль ясап, иминиятләнүчесенең хокукларына хилафлык килмиме икән, дип кызыксынырга да тиеш булып чыга. Моның шулай икәнлеген “Ак Барс-Мед” иминиятләү компаниясе” ширкәте җитәкчелеге Арча районы поликлиникасында үткәрелгән анкета мисалында дәлилләп күрсәтте. Кайбер анкета сорауларына (115 кеше катнашкан) җавапларны карап үтик. Табибларның кабул итү графигы белән канәгатьме сез? 115 кешенең 90ы “әйе” дип җавап биргән, 25е “юк” дигән. Регистратурада кабул итүне оештыру белән канәгатьме? 94е “әйе”, 21е — “юк”. УЗИ, ЭКГ, рентген, лаборатория эше белән канәгатьме? 83е “әйе”, 32се “юк”. “Поликлиникада эшләүче табибларның авыруларга мөнәсәбәтенә бәя” соравына җаваплар шулай ук уйланырлык: 115 кешенең 70е игътибар, ихтирам белән карыйлар, 38е — битараф, 6сы — дорфа мөнәсәбәт күрсәтәләр дип җавап биргән.
— Сорауларыгыз булса, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында безгә шалтырата аласыз, — дип аңлатты филиал директоры Рәшит Наумирович. —Телефон: 8-800-100-03-30, бушка.
Быелның 1 гыйнварыннан 30 ноябрьгә кадәрге чорда компаниягә Арча районыннан 41 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның күбесе махсус табиб-белгечләрнең җитмәвен әйткән. Бушлай медицина ярдәме күрсәтү тәртибен бозу очраклары булуы турында хәбәр иткәннәр. Диагностик тикшеренүләрнең җи-тәрлек дәрәҗәдә булмавы турында мөрәҗәгатьләр һәм медицина хезмәткәрләренең этикасы буенча шикаятьләр бар.
— Иң башта мәсьәләне урында хәл итәргә тырышыгыз, — дип киңәш итте иминиятләнүчеләргә филиал директоры Рәшит Абдуллин. — Баш табиб урынбасарлары, баш табибка мөрәҗәгать итегез. Нәтиҗә булмаса гына, безгә, кайнар элемтәгә чыгыгыз.
Компаниянең үзенең иминиятләнүчеләре белән очрашуы яңа форма. Гаҗиз булып, кемгә таянырга белмәгән вакытларда кайнар элемтә бик ярап куя. Нәтиҗәсе генә булсын. Ә компаниянең көче зур: экспертлар медицина учреждениеләренең эшен контрольдә тота.
Р. САТТАРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз