Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Картаерга бер дә ашыкмый
2012 елның 22 декабре, шимбә
Картаерга бер дә ашыкмый
Районның күренекле табибәсе Венера Һади кызы Әхмәровага 80 яшь. Әле дә ул башын артка ташлап, чын күңеленнән рәхәтләнеп кычкырып көлә. Шаярта, күңелле такмаклар җырлый, аннары, җитдиләнеп, үткәннәрне искә ала.
Нәкъ Венера Һадиевна үзе, элеккеге шат күңелле табибә. Җырлыйсы килеп китә...
Син шат, диләр, һәрвакыт шат күңелле, диләр,
Шат күңелле булуыңның серен әйт, диләр.
Күңелем шат, чөнки, дуслар, яшим мин сезнең белән,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.
Гөлшат Зәйнәшева шигырен (азрак үзгәрттем) Венера ханымга атап язган, диярсең.
...Кулына туган көннәр язылган дәфтәрен ала ветеран. Балалары, оныклары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре — барысының истәлекле көннәре язылган. Иртәсе аның исән-сау йокыдан уянганы, якты көнне күрү бәхетенә ирешкәне өчен Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт укып, якыннарын туган көннәре белән котлаудан башлана. Килешерсез, бик күңелле котлау сәламе алу. Бер-беребезгә игътибар җитмәгән заманда сокландыргыч сыйфат.
Икенче дәфтәрен ача. Туган көн, туй, юбилейда—кайда кемгә нинди теләк юллаган, ягъни тост әйткән — барысы да язылып барылган. Табибәнең бу гамәленә тагын бер шаккатасың. Һәм, сезгә дә кызык тоелыр, өченче дәфтәренә үрелә ветеран. Ә анда баштан кичкән хәлләр, кызыклы вакыйгалар. Шуларны укыйм да, рәхәтләнеп көләм, тукта, бергәләшеп көлик әле дип, дусларыма шалтыратам, ди өлкән табибә. Ышанмассыз, дүртенче дәфтәр “эшкә җигелә”: үзенә-үзе сорау биргән дә җавабын да язган. “Бәхетлеме мин? Бәхет бик киң төшенчә. Якты көнне күрә алу да бәхет, балаларыңның (ике улы да медик) исән-сау булып, кайгы-хәсрәт күрсәтмәүләре, дусларыңның күп булуы да бәхет...”
Әти-әни тигезлегендә бәхетле балачагын, яшьлеген үткәргән ул, яратып кияүгә чыккан, медицина институтын тәмамлап, бөтен күңелен биреп эшләгән, балалар үстергән, Казан кызы булса да, Арчаны туган җиредәй якын иткән, тормышның үзәгендә кайнаган. Ә иң мөһиме — исән-сау булып 80 яшькә җиткән!
Бу юлы инде дәфтәрне түгел, фотоальбомны актарабыз. Нинди бай тарих тупланган анда?! Ясле-бакчадан бүгенге көнгә кадәр. Ә кем әле 30нчы елларда ясле-бакчада тәрбияләнгән, пионер лагерьларында ял иткән? Үткенлеге, чаялыгы да шуннан килә торгандыр. Активлыгы, хезмәт сөючәнлеге бакчадан башланып, мәктәптә, институтта, Арчада тагын да яңа төсмерләр белән ачылып (туйларда, юбилей, туган көннәрдә тамада ролен дә үти), зур исемнәргә, олы ихтирамга лаек бүген ветеран. ТРның сәламәтлек саклау отличнигы, Мактау билгесе ордены кавалеры. “Без Арчада тормыш иптәшем Эдуард белән 88 еллык гомеребезне халыкның сәламәтлеген саклауга багышладык”, — дип горурланып әйтә Венера Һадиевна. Ә үзенеке — 53 ел. Эдуард Мөхәммәтович 30 елдан артык санитария-эпидемиология хезмәтен җитәкли. 62 яшьтә, иртәрәк китте шул... Тигезлек белән картаерга насыйп булмаган. Хәер, Венера ханымга “картаю” сүзе килешми. Гомер итәргә, дип әйтик.
...Яшьлек ул аулак өйләрне, кичләрне, биюләрне ярата. 50нче елларны шәһәр яшьләре дә әле бер фатирда, әле икенчесендә җыелышып утыралар. Венераның сыйныфташ кызларында чираттагы җыелуда Эдуард та була. Талгын гына патефон тәлинкәсеннән моң агыла:
Күрәсең, безнең юллар бер түгел...
Шулвакыт Эдуард Венерадан сорап куя: “Ә безнең юллар бер булырмы икән, әллә юкмы?” Мәҗлестә күз төшәрлек озын буйлы, чибәр егетнең соравына нинди чая Венера, белмим, дигән җаваптан башка берни дә әйтә алмый.
Юллары бер була. 5 ел дуслашып йөриләр. Кыз соңгы курста укыганда өйләнешәләр. Шундый яратты ул мине, дип искә ала Венера ханым. Эдуардның гомерлек һөнәр итеп медицинаны сайлавында да сөйгән яры сәбәпче була.
Медицина институты юлламасы белән Венера Арчага эшкә кайта. Институтның санитар-гигиена факультетын тәмамлаган югары белемле табибны, әлбәттә, районда шатланып каршы алалар һәм 1 ел санитар-эпидемиолог булып эшләгәч, район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары итеп куялар. Бер үк вакытта гомер буе табиб-терапевт хезмәтен дә башкара ул. Әйтеп бетергесез зур хезмәт төшә алар җилкәсенә: йогышлы авыруларга каршы көрәш, су чисталыгы, балалар, механизатор, терлекчеләрнең сәламәтлеге, дөрес туклануы, эш урынында имгәнүләрне булдырмау һ.б. Хастаханәдә һәр бүлмәне мич ягып җылыталар, идән буялмаган, электр уты кичке сәгать 11гә кадәр генә яна, авырулар айлар буе дәвалана... Авыр заманнар. Ә һәр авырлыкның артында кеше сәламәтлеге, гомере тора.
20 ел Венера Һадиевна район үзәк хастаханәсенең дәвалау мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары булып хезмәт итә. “Үзара киңәшләшеп эшләү хас иде безгә, — ди өлкән табиб. — Авыр хәлдә китерелгән авыру булса, шунда ук бүлек мөдире, хирург, гинеколог һ.б. чакырып, консилиум җыяр идек, сөйләшер, киңәшер идек”. Үзеңне бүгенге кайбер яшь табиблар кебек белдеклелеккә, “академикка” санап, киңәшмичә үзбаш эшләү медицинада булырга тиеш түгел. Авыруны үлемнән алып калу — әйтеп бетергесез шатлык хисләре ул, ди өлкән табиб.
Кеше белән эшләргә ярата Венера ханым. Авыруның яшәү рәвешен, яшәү мохитен ачыкламый торып, диагноз куярга, дәваларга ашыкмый ул. Ходай Тәгалә аңа кеше белән сөйләшә белү, аның күңелендәгесен бушаттыра алу сәләтен биргән. Мәктәпне тәмамлап, алга кая укырга керү соравы килеп баскач, дус кызының, сиңа медицина институтына барырга кирәк, дип киңәш итүе очраклы булмагандыр. Башкалар белән сөйләшә, аралаша белү бүген дә ветеранга яшәү көче, энергия бирә. Район үзәк хастаханәсе каршында ветераннарның “Бирешмәүчеләр” клубы төзелүе дә очраклы түгел. Аның составында заманында җигелеп хезмәт иткән, тынгы белмәс медицина хезмәткәрләре. Ике айга бер җыелып, чәй өстәле янында сөенечләрен, көенечләрен уртаклашып, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утыралар, хезмәттәш пенсионерларны истәлекле вакыйгалары белән котлыйлар һ.б. Яраткан хезмәтеннән аерылып, өйдә утырган пенсионерларга бер җыелу – үзе бер гомер. Очрашуга яңа күлмәк киеп, чәчләрен ясатып, күтәренке кәеф белән куанып бара алар. Бу юлы ветеран-табиб Роза Хәмитовна Андрей Дементьевның шигырьләрен укый: нинди әһәмиятле кемгәдер вакытында яхшы сүз әйтү... Без бүген барыбыз да юбилярга яхшы сүз әйтик әле: зур гомер юлы үткән, олы ихтирамга лаек Венера Һадиевна. Авырмыйча, якыннарыгызны куандырып һәм үзегез дә сөенеп яшәсәгез иде. Сезгә бик күп таңнар тиеш әле. Якыннарыгыз, дусларыгыз телефон аша сезнең тавышны көтә...
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз