Эшләгәннең ашы бар

2012 елның 22 декабре, шимбә
Эшләгәннең ашы бар
Терлекчелектә иң җаваплы чор. Озакка сузылган салкыннар да үз мәшәкатьләрен тудырмый калмый. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов атна саен үткәргән киңәшмәләрдә җитәкчеләргә фермаларда даими булыгыз, кешеләр белән эшләгез, технология төгәл үтәлсен дип искәртеп тора.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге мәсьәләне ныклы контрольдә тота.
Республика җитәкчесе “Технологияне үтәгез!” — дип юкка гына искә төшереп тормый. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров хуҗалыклар җитәкчеләре белән үткәрелгән семинарларда игътибарны нәкъ менә шуңа юнәлдерә. Район Советы, башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һәр хуҗалыкларга кышлату чоры беткәнче җаваплы итеп беркетелделәр.
19 декабрьдә терлекләрне кышлатуга багышланган чираттагы семинар “Игенче” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә булды. Ул Түбән Аты авылындагы фермаларны караудан башланды. Ширкәт җитәкчесе Илнар Мәгъсүмов эшне ничек оештырулары турында сөйләде. Иң беренче торакларның бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртеп корылуын әйтергә кирәк. Кайчан килсәң дә, комплекс җитәкчесе Ирек Закиров үз урынында булыр. Яшь белгеч, коллективны туплап, аңлашып эшли. Ветеринария табибы Кадрия Нәҗипова, ясалма орлыкландыру технигы Раилә Кәбирова турында да мактау сүзләре генә ишетәсең.
Биредә гел эзләнәләр, яңалыклар кертәләр. Сыер савучыларның көндәлек хезмәт хакларын махсус экранда язып бару өчен дә шактый тырышлык кирәк бит әле. Кайбер хуҗалыкларда моны айлап та эшли алмыйлар. Ноябрьгә хезмәт хакы түләнгән, сыер савучыларныкы 15–18 мең сум чамасы.
Тагын бер яңалык кертеп киләләр — сыерларны сөт бирүенә карап төркемнәргә бүләләр. Яңа бозаулаган сыер иң күп сөтлеләр төркеменә эләгә. Билгеле инде, күп сөт биргәненә сый да мулрак. 10 көн саен контроль саву үткәрелә, шуның нәтиҗәләренә карап төркемнәрдәге сыерлар саны үзгәреп тора.
Сөтнең сыйфаты ныклы контроль астында. Начарлану ягына аз гына үзгәреш булса да, шунда ук сәбәбен ачыклыйлар. “Игенче”дә дә, “Кырлай”да да рационны азыкка төрле өстәмәләр кушып баланслыйлар. Болар бар да галимнәр киңәше нигезендә башкарыла, белгечләр дә әзерлекле.
Ике хуҗалыкта да сыерларны иркен, салкынча торакларда бозаулата башлаганнар. Буаз сыерлар бергә, яңа туган бозауны да бергәләп ялыйлар, аска калын итеп салам җәелгән. Бер кибеп алгач, бозау туңмый, рәхәтләнеп имә. Мондый ысулга күчкәч, бер генә үлем дә юк, диделәр.
Иске Кырлай фермалары әле яңа үзгәртелеп бетте, аларда йөрүе үк рәхәт. Кешеләре белән очрашып сөйләшүе дә рәхәтлек бирә — үз эшләрен яхшы беләләр, гаять тырышлар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов ясалма орлыкландыру технигы Шамил Гыймадиевка: “Әйдә, иң карт сыерларыңның документларын күрсәт әле”, — диюгә, карточкасын алып сөйләп китте бу: “12 бозау анасы, фәлән елны шул айда шул көндә бозаулаган, хәзер дә 10 литр сөт бирә” һ.б.
Сыерларның үзләрен дә күрсәтәм дигән иде әле, вакыт кына тар булды.
Айдар Минсабирович сыерларның ничә ел “хезмәт итүе” темасын киңәйтә төште, хуҗалыклар буенча анализ ясады. Район буенча барысы 14596 сыер бар. Шуларның 3не бозаулаганнары — 2771, 4леләр — 1822, 5леләр — 1555, 6лылар — 1104, 7леләр — 839, 8леләр — 476. Ә бит 7–8 тапкыр бозаулаганда сыерның иң күп сөтле чагы була. Димәк, безнең “сөтлебикә”ләр аңа кадәр яши алмый, гомерләре кыска. Бозау, тана вакытта кадер булмаган, вакытыннан алда “списать” итәргә туры килгән.
Хуҗалыклар буенча карасак, “Вамин-Арча” ширкәтендә 2300 сыерның 20се генә тугызынчы бозавына кадәр барып җиткән. “Вамин-Мәрҗани”дә андыйлар бөтенләй юк.
Күргәнебезчә, сөтне арттыру юллары күп. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров әйткәнчә, ит, сөткә сорау беркайчан да бетмәячәк. Әле менә Казанда “Агропромпарк” ачарга торалар, анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр үзләре бернинди арадашчыларсыз сәүдә итә алачак. Безнең районнан да “Игенче”, “Кырлай”, “Ватан”, “Ак Барс-агро”, “Союз-агро” хуҗалыклары, ширкәтләр, шәхси эшмәкәрләр анда урын алып сәүдә итәчәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International