Коронавирус йогышы таралуны булдырмау, укучылар һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау максатыннан, агымдагы елның 6 апреленнән башлап районның барлык белем бирү оешмаларында дистанцион укыту кертелде. Электрон ресурслар һәм кушымталар җыелмасын гомуми белем бирү учреждениеләре мөстәкыйль билгели. «Ачык мәктәп 2035», «Учи.ру» иң популяр онлайн-платформалар булып санала. Шулай ук педагоглар «ЯКласс», «Россия электрон мәктәбе», «Решу ОГЭ», «Решу БДИ», Google сервислары, Skyeng онлайн-мәктәбе сервисларын кулланалар. Онлайн-дәресләр үткәрү өчен укытучылар Zoom, Skype видеотрансляцияле сервислар кулланалар. Әлеге платформалар практик биремнәр, тестлар үтәргә һәм кире элемтә алырга мөмкинлек бирә. Укучылар яңа материалны онлайн алалар, күнегүләр үтиләр һәм педагогларның электрон почталарына тикшерү өчен үтәлгән биремнәрен җибәрәләр.
Укучылар белән кире элемтә өчен педагоглар белем бирү платформаларыннан тыш мессенджерлар (WhatsApp, Skype һәм башкалар), социаль челтәрләрдән дә файдалана алалар.