Һөнәри бәйрәм белән!

2020 елның 17 апреле, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнары ветераннары 2011 елдан 17 апрельдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Ветераннар практик тәҗрибәләре  һәм белемнәре белән уртаклашалар, балигъ булмаган яшьтәгеләр арасында профилактик эш алып баралар, закон һәм хокук тәртибе саклыйлар.

Аларның күп еллык һәм нәтиҗәле, Туган илгә тугрылыклы хезмәтләре киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора.

Гомерләрен иң куркыныч, авыр һәм җаваплы хезмәткә багышлаган кешеләрнең кыйммәтле тәкъдимнәре бүген дә эчке эшләр органнарында эшләүчеләргә гражданнарның куркынычсызлыгын саклау, аларның хокукларын һәм ирекләрен, намусларын яклауны тәэмин итү буенча бурычларны тиз арада чишәргә ярдәм итә.

Хөрмәтле ветераннар! Бу көн сезнең өчен гади бәйрәм генә түгел. Яшь вакытларны, хезмәттәшләрегезне, йокысыз төннәрегезне һәм җиңүләрегезне искә төшереп тагын бер кат елмаю өчен сәбәп тә. Күңелегез бер дә картаймасын, сәламәт, бәхетле булыгыз. Яраткан һәм якын иткән кешеләрегез һәрчак сезнең турыда кайгыртып торсын,  өегездә тынычлык хөкем сөрсен. Намуслы хезмәтегез, батырлыгыгыз, мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер торуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Тагын озак еллар тормыш энергиясен югалтмыйча матур яшәгез. Бүгенге тынычсыз көннәрдә өйдә калыгыз, үзегезне саклагыз. Сез безгә бик кирәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының

Арча районы буенча бүлек җитәкчесе,

полиция полковнигы

Айдар Баһавиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International