Район мәктәпләрендә күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә Президент кушуы буенча планшетлар тапшырылды
Мәктәп укучылары өйдән торып укый. Икенче атна төгәлләнеп килә. Онлайн дәресләрнең ничек барганына өйдә булган әти-әниләр дә шаһит. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та мәктәп укучыларының онлайн дәресендә “катнашты”.
Үткән сишәмбедә район башлыгы Илшат Нуриев эш бүлмәсеннән мәктәптә укучыларның онлайн дәресен карады. Арчаның 5нче гимназиясенең 5нче сыйныф укучыларының рус теле һәм әдәбияты дәресендә булды. Укытучылары – Фәрзия Галимҗанова. Арчаның 2нче мәктәбендә башлангычлар дәресен дә карады. Дәресне укытучы Наталья Абызова алып барды. Район башлыгы бүгенге үзизоляция чорында укуның, белем алуның мондый мөмкинлеге булуын ошатты. Укытучы белем бирүнең нинди генә алымнарын кулланмый! Бер класста 30ар бала белән онлайн режимда төрле платформаларда эшләгән укытучыларга рәхмәт. Бик зур хезмәт бу.
– Укытучыларга дөрестән дә эш күбәйде, – дип сөйли район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров. – Дәресләр 30ар минут бара. Шул дәрестә өй эшен сорарга, яңа тема аңлатырга, балага класс эшен дә эшләтеп өлгерергә кирәк. Дәресләрдән соң икенче көнгә дәрес бирергә әзерләнергә, укучыларның өй эшләрен (видео һ.б.) тикшерергә һ.б., һ.б., кыскасы, төнгә кадәр эш җитәрлек.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесенә әти-әниләр фикерен дә җиткердек. Физкультура, җыр фәннәрен онлайн режимда уку кирәкме икән? Волейбол кагыйдәләрен өйрәнеп утырудан ни файда? Волейболны уйнарга кирәк аны! “Программада булган фәннәрне укытмыйча булмый. Чирек ахырында һәр фәннән билге чыгарасы бар”, – диде җитәкче.
Өйдән торып уку өчен барлык балаларның да техник мөмкинлекләре бармы? Бу мәсьәләдә кайбер күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә проблема бар. Әмма хәл ителмәслек нәрсә түгел бу. Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов яхшы кешеләрнең ярдәменә өмет итеп, туган мәктәбеңә булыш, дип мөрәҗәгать тә итте. Иң беренчеләрдән булып ул үзе үрнәк күрсәтте. Районда яхшы кешеләрнең ярдәме турында аерым язачакбыз. Акция дәвам итә. Мөмкинлеге булганнарга мәктәпкә, балаларга планшет, смартфон һ.б. гаджетларны бүләк итәргә беркайчан да соң түгел.
Президент Рөстәм Миңнеханов онлайн дәресләрдә укытучылар, укучылар белән сөйләшкәннән соң, проблемаларны ачыклады. Шуның берсе – кайбер күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә өйдән торып уку өчен техник мөмкинлекләр, гаджетлар җитмәү. Президент кушуы буенча заманча гаджетларга мохтаҗ гаиләләрдәге 9, 10, 11 сыйныф укучыларына 2 меңнән артык планшетлар биреләчәк. Эш башланды. Безнең районга да 49 планшет кайтты. 16 апрельдә планшетларны мәктәпләргә тапшыра башладылар. Арчаның 5нче гимназиясенең бер укучысы, Арчаның 6нчы мәктәбенең 7 укучысы, Арчаның 1нче мәктәбенең 8 укучысы һ.б. планшетлар алдылар. Алар тиздән башка мәктәпләрдә дә биреләчәк. Планшетларны укучылар онлайн уку вакытында кулланачаклар, укулар тәмамлангач, планшетлар мәктәпкә кайтачак.
Румия Надршина