15 апрельдә районда иң беренчеләрдән булып “Курса МТСы” һәм “Яңарыш” игенчеләре язгы чәчүгә кереште

2020 елның 17 апреле, җомга

Авылда яшәүче бер танышым шалтырата: “Шәһәрдәгеләрне кызганып торам әле, – ди. – Ул күп катлы йортларда дүрт стена арасында ничек түзәләр икән? Мин үзем бер көн шәһәргә барсам да авырый башлыйм”.

Әлеге танышым баз тулы бәрәңгебез, яңага җитәрлек үзләре үстергән кишер, суган, сарымсак, чөгендер һ.б. бар, ди. Тавыклары йомырка сала, бройлер алырга җыеналар, умарталар тоталар.

Мин үзем дә бу таҗлы вирус афәтеннән котылганнан соң авылга кайтучылар артыр, дип уйлыйм. Хуҗалык җитәкчеләре дә быел эш сорап килүчеләр күбәйде, дип куана. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов хәзердән үк ындыр табагында булса да эш сорап килүчеләр бар, ди.

“Яңа чәчү комплексын иң яшь механи-заторларыбызның берсе Илнур Галимуллинга тапшырдык, – ди хуҗалык рәисе. – Илнур өчен беренче чәчү бу. Баш агроном буларак Рәсим Хәбибуллин өчен дә беренче чәчү”. Илназ Гафаров Үрнәктәге көллияттә укый, хуҗалык аны стипендия түләп укыта, хәзер практикада.

 

Яшьләргә киңәш бирерлек тәҗрибәле остазлар да бар. Мансур Хуҗиәхмәтов лаеклы ялда да, эшен дәвам итә, шундый ук чәчү комплексында берничә ел инде алдынгы урыннарны яулый.

Һәр елдагыча авылның имам-хатыйбы Ислам хәзрәт чәчүне башлар алдыннан дога укып хәер-фатыйхасын бирде, матур җәйләр килеп, мул уңыш алырга язсын, дип теләде.

Курсалар мул уңыш алу өчен үзләреннән торганның барын да  эш-лиләр. Уҗымнар иң әйбәт һәм кирәкле вакытта сый алды, аларга карап сокланырлык. 1500 гектарда зәб җирләре тырмаланды.

Шушы ук көнне “Яңарыш” ширкәтендә арпа чәчә башладылар. Чәчү комплексын яшь механизатор Илнур Гыйльмиев алып чыкты.

“Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Северный”, “Ашытбаш”, “Кишет”, “Ашыт”, “Кызыл Яр”, “Ташкичү”, “Заря” хуҗалыкларында уҗымнарны тулысынча тукландырып чыктылар.

Район буенча бер гектарга 45 килограмм (тәэсир итүче матдәләрдә) минераль ашлама туп-ланды. “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Кишет” хуҗалыкларында 60 килограммнан артык.

 

Ильяс Фәттахов

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International