«Ышаныч тартмасы»на язалар

2012 елның 26 декабре, чәршәмбе
«Ышаныч тартмасы»на язалар
Халыкны борчыган сорауларны ачыклау, халык белән хакимият арасындагы бәйләнешне ныгыту, районда коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү, бу турыда мәгълүмат алуны һәм чара күрүне яхшырту максатында район хакимиятендә “Ышаныч тартмасы” куелган иде.
Анда салынган хатлар районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе тарафыннан карала, бер хат та, шул исәптән имзасызлары да игътибарсыз калдырылмый. Түбәндә комиссия тәкъдиме белән шундый имзасыз хатны һәм аңа җавапны урнаштырабыз.
“Мин Арча районында бер авылда яшим. 9 бала тәрбиялим, ирем үлде. Балаларның алтысы балигъ булмаган яшьтә. Мин тәртипле ана, балаларның тамагы һәрвакыт тук, әйбәт киенәләр, бик тәртиплеләр, яхшы укыйлар.
Мин Арча районының социаль яклау органнарына “Герой ана” медале белән бүләкләүне сорап мөрәҗәгать итеп карадым. Мине, медаленә караганда, балаларга биреләчәк пособие һәм ташламалар кызыксындыра. Хәзерге заманда берүзең балалар үстерүе бик кыен, бигрәк тә авыл җирендә. Газеталарда биш балалы аналарга да медаль бирүләре турында укыйбыз. Мин аңа лаек түгел мени?”
Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов әлеге хатка түбәндәгечә җавап бирә: “Ана даны — Материнская слава” медале — аналыкны аерымлый торган иң югары дәрәҗәдәге билге һәм ул хатын-кыз-аналарны җәмгыятьтә таныту һәм хөрмәтләү максатларында булдырылган. Әлеге медаль белән кимендә биш һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләүче (тәрбияләгән), кимендә бер баласы балигъ булмаган аналарга — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына бирелә. Бүләкләүгә үз балаларын тәрбияләүгә намуслы караучы, аларның сәламәтлеге, белеме, физик, рухи һәм әхлакый, тулы һәм гармоник үсеше турында кайгыртучы, балалар тәрбияләүдә үрнәк булып торучы аналар тәкъдим ителә. Бүләкләү бишенче бала өч яшькә җиткәч, калганнары, законда каралган очраклардан тыш, исән булганда башкарыла.
Медальгә тәкъдим ителгәндә шулай ук игътибарга алына торган балалар:
1) ананың закон билгеләгән тәртиптә уллыкка (кызлыкка) алуы;
2) Ватанны саклаганда яки башка хәрби бурычларын үтәгәндә яисә кеше гомерен коткару, закончалыкны һәм хокук тәртибен саклау буенча гражданлык бурычын үтәгәндә һәлак булган яки хәбәрсез югалган, шулай ук югарыда әйтеп үтелгән хәлләрдә алган яралану, контузия, имгәнү яисә хезмәттә имгәнү яисә һөнәри авыру, яисә бәхетсезлек очракларында, һәлакәтләрдә, табигать бәла-казалары нәтиҗәсендә үлүчеләр.
Уллыкка яки кызлыкка алучыларны “Ана даны — Материнская слава” медале белән бүләкләү уллыкка (кызлыкка) алган балаларны кимендә өч ел дәвамында лаеклы тәрбияләгән һәм асраган шартларда гына башкарыла.
Бүләкләүгә дәгъвалык итүченең бөтен документлары тупланганнан соң социаль яклау идарәсе эчке эшләр, сәламәтлек саклау, мәгариф бүлекләреннән әлеге гаилә турында мәгълүматлар сорап ала. Әгәр барлык характеристикалар уңай (җинаять яки административ җаваплылыкка тартылмаганнар, мәктәп уңай бәяли, медицина нәтиҗәләре уңай) булса, документлар район хакимияте каршындагы комиссиягә бирелә, анда материаллар бер ай дәвамында карала һәм уңай хәл ителсә, дәүләт властеның югары органнарына җибәрелә”.
Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International